Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Котлы булсын Сабантуй!

Шатлыклар күңелебездә, Ал кояш күгебездә. Килегез, дуслар, кунакка, Сабантуй буген бездә! Менә шундый күтәренке күңел белән башланып китте безнең Ямаширмә авылындагы "Йолдыз" балалар бакчасында Сабантуе. Сабан туе уздырылачак мәйданчык педагоглар ярдәмендә алдан ук бәйрәм-чә бизәлде: чигүле сөл-геләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленде. Милли киемнәр кигән балалар һәм тәрбиячеләр, чиккән сөлгеләр...

Шатлыклар
күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй буген бездә!


Менә шундый күтәренке күңел белән башланып китте безнең Ямаширмә авылындагы "Йолдыз" балалар бакчасында Сабантуе.
Сабан туе уздырылачак мәйданчык педагоглар ярдәмендә алдан ук бәйрәм-чә бизәлде: чигүле сөл-геләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленде. Милли киемнәр кигән балалар һәм тәрбиячеләр, чиккән сөлгеләр эленгән колгалар тотып, мәйданга үтәләр.

"Сабан туе" җыры башкарылды.

Сабантуйны мин - тәр-бияче Алсу Исламова һәм музыка җитәкчесе Лилия Сафиуллина алып бардык. Без балаларга бу бәйрәмнең язгы кыр эшләре беткәч үткәрелүче хезмәт бәйрәме булуы турында сөйләдек.

Балалар да бәйрәмгә алдан әзерләнде: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Иң башта балалар, татар милли күлмәкләрен киеп, татар халык биюен башкардылар. Аннан Сабантуй турында шигырьләр сөйләделәр.

Иң беренче ярышыбыз кул көрәше булды. Бу уенда малайлар көч сынаштылар. Капчык киеп йөгерү ярышында малайлар белән беррәттән кызларыбыз да катнашты. Алардан калышмыйча җиңү яулаган кызлар да булды. Күзне бәйләп чүлмәк вату ярышы да озак көттермәде. Балалар тиз арада бер-берсенең артына тезелеп тә бастылар. Чүлмәкне җиткер генә. Аннан чираттагы ярышыбыз кашыкка йомырка салып йөгерү булды. Балалар бер дә аптырап тормадылар, кашыктан йомыркалары төшеп калса да, тәрбиячеләре янына беренче йөгереп килергә тырыштылар. Ә намуслырагы, төшкән йомыркасын алам дип, артка да калды. Сабантуйның иң күңелле ярышы - атлар чабышыдыр, мөгаен. Тәрбияченең, кинәт кенә, атлар кайта, дип дәшүенә балалар башта аптырап та калдылар бугай. Балалар бакчасында нинди атлар? Аннан бакчаның арткы ягыннан агач атларга атланып, малайлар керделәр. Җиңүчеләр-гә чиккән сөлгеләр бирделәр. Малайлар мәйданны әйләнеп, ашыкмый гына чыгып киттеләр.

Сабантуйда барлык балалар да бик теләп, кызыксынып катнашты. Өлкән төркем балаларыннан калышмыйча, безнең кечкенә төркем балалары да бик мавыгып уйнадылар. Ярышлар туктап торган арада балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Күз бәйләп, уенчыклар кистеләр. Һәрбер ярыш нәтиҗәләре буенча бү-ләкләр бирелеп барылды. Балаларга бүләкләрне балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр әзерләде. Бүләкләр әзерләп, кечкенә сабыйларыбызның күңелләрен күтәргән өчен аларга бик зур рәхмәт әйтәсе, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә тынычлык телисе килә. Сабантуйда бер генә бала да бүләксез калмады. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев