Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Китап, шигърият, шагыйрьләр бәйрәме...

Безнең районда быелгы әдәбият елы республиканың танылган шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашуларга, шигърият кичәләренә, конкурсларга һәм фестивальләргә бай булды. 14 октябрьдә районыбызга Татарстанның әдәбият эшлеклеләреннән һәм нәширләрдән зур делегация килде. Район үзәгенә "Китап бәйрәме"нә шулай ук район китапханәчеләре, авыл мәдәният йортлары һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары,...

Безнең районда быелгы әдәбият елы республиканың танылган шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашуларга, шигърият кичәләренә, конкурсларга һәм фестивальләргә бай булды. 14 октябрьдә районыбызга Татарстанның әдәбият эшлеклеләреннән һәм нәширләрдән зур делегация килде.

Район үзәгенә "Китап бәйрәме"нә шулай ук район китапханәчеләре, авыл мәдәният йортлары һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп балалары, шигърият сөючеләр дә чакырылды. Үзәк мәдәният йорты фойесында зур китап күргәзмәсе оештырылды. Аннан соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында татар телендә чыккан китаплар тәкъдим ителде. Китаплар белән бергә танылган шагыйрьләрдән шунда ук автографлар да алырга мөмкин булды.

Бәйрәмне алып баручы - үзәкләштерелгән китапханә системасы мөдире Лилия Хәмидуллина җыелучыларны кадерле кунаклар белән таныштырды. Алар арасында республикабызның танылган шагыйрьләре Рәдиф Гаташ белән Газинур Морат та бар иде.

- Бу районда Әдәбият елы кысаларында уздырылган беренче генә очрашу түгел, - диде дәрәҗәле кунакларны каршылаганда башкарма комитет рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов. - Шигърият кичәләре Ямаширмәдә, Олы Битаманда, Биектауда узды. Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре районда ешрак булсыннар иде.

Биектаулыларга Татарстан язучылары Союзы исеменнән шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире Газинур Морат мөрәҗәгать итте.

- Казаныбыз, Татарстан Республикасы күптәннән инде татар, мөселман мәдәнияте үзәгенә әверелде, - диде ул. - 100 еллык тарихка ия Татарстан китап нәшрияты үзебезнең халыкка гына түгел, ә бәлки Европа, Урта Азия халыкларына да белем, мәгърифәтчелек нуры тарата. Безнең нәшрият Россиянең иң эре нәшриятлары арасында. Элек-элек-тән шулай килгән инде ул: татар халкы кая гына барып урнашмасын, ул шунда ук китаплар чыгара, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә башлый.

Интернет барлыкка килү белән бастырылып чыгарыла торган чыганакларга көн бетәчәк, дигән сүзләр йөри башлады. Дистә еллар уза тора. Бәхеткә китаплар, газета-журналлар яшәүдән туктамыйлар. Ул гына да түгел, китапларның тиражы арта, алар матуррак, төрлерәк була баралар. Америкада да, Европаның алга киткән илләрендә дә китап, журнал, газеталарның нәшер ителүдән туктаганы юк. Интернетның үз урыны, бастырылган матбугатның - үзенеке.

- Җәй көне Мәскәүнең Кызыл мәйданында "Россия китаплары" дигән фестиваль узды, анда татар әдәбияты бик күп иде, - дип сөйләде Газинур Морат. - Татарстан китап нәшрияты павильонына Россия Президенты Владимир Путин килде. "Татарстан китап нәшрияты" дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин аңа шагыйрь Габдулла Тукайның 15 телдә чыккан "Шүрәле" әкиятенең эксклюзив басмасын тапшырды. Без Ашхабадта халыкара китап бәйрәмендә дә катнаштык. Анда татар китапларына югары бәя бирелде.

Газинур Морат актив нәшер итүче генә түгел, ул республиканың танылган шагыйре дә. Очрашуга килүчеләр аның туган җир, халыкның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, мәхәббәт һәм табигать турындагы шигырьләрен онытылып тыңладылар. Шигърият бәйрәме музыкасыз, җырсыз гына уза алмый. Люзия Гайнуллина, Лилия Борһанова, Раилә Каюмова, Айзат Шакиров һәм баянчы Ринат Гыйльметдинов башкаруындагы җырлар тыңлаучыларның күңелләренә бик тә хуш килде.

Сәхнәдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Казан утлары" журналының шигърият бүлеге редакторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ үзенең шигырьләрен укый. Аның тормыш зирәклеге, җан җылысы һәм нуры белән сугарылган лирик шигырьләренең һәр юлы йөрәккә үтеп керә, тормышның мәгънәсе турында уйландыра, кешене шәфкатьлерәк итә, аның күңелен сафландыра.

- Мин сугыштан соңгы елларда ятимлек ачысын татып үстем, - дип сөйләде шагыйрь үзе турында. - Янымда китаплар, мәктәп һәм укытучыларым булмаса, белмим, тормышым нинди юнәлеш алган булыр иде. Мине бу юлга алар алып чыкты, бөек шигърият, әдәбият дөньясында үземне табарга булыштылар, миңа юл күрсәтеп торучы йолдыз булдылар. Мин бүген үземнең өч томлык шигырьләр китабын алып килдем. Биектау җирен-нән рухланып кайтып китәм, анда яшәүче гаҗәеп киң күңелле кешеләр турында яңа лирик шигырьләр иҗат итәрмен.

"Китап бәйрәме" - яңа китаплар, дәреслекләр белән таныштыру, татар милли әдәбияты басмаларына кагылышлы проблемалар турында сөйлә-шү. Доцент, педагогика фәннәре кандидаты Рәди-нә Ягъфәрова 100 еллык тарихка ия Татарстан китап нәшрияты эшчәнлеге, дәреслекләр һәм әдәбият бастырып чыгару турында сөйләде. Ул классикага әверелгән дистәдән артык дәреслек һәм пособие авторы. Бәйрәмдә катнашкан мәктәп укытучылары аның чыгышыннан үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат ишеттеләр. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының укыту-методик әдәбият һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Лариса Никифорова Татарстан китап нәшрияты дәреслекләренә презентация ясады. Бу китаплар - сүзлекләр, дәреслекләр, альбомнар, балалар әдәбиятын мәдәният йорты фойесында карарга һәм сатып алырга мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев