Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Казаныбыз безне әсир итте

Без, Айбаш урта мәктәбенең 7-нче сыйныф укучылары, үзебезнең Казандагы мәдәни экскурсияләрдән алган тәэсирләребезне сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә. "Татарстан - Яңа Гасыр" телевизион каналында баручы "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашуыбыз өчен безгә Галиәскәр Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры спектакленә билетлар бүләк иткәннәр иде. Без анда төрек драматургы әсәре буенча куелган яңа...

Без, Айбаш урта мәктәбенең 7-нче сыйныф укучылары, үзебезнең Казандагы мәдәни экскурсияләрдән алган тәэсирләребезне сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә.
"Татарстан - Яңа Гасыр" телевизион каналында баручы "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашуыбыз өчен безгә Галиәскәр Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры спектакленә билетлар бүләк иткәннәр иде. Без анда төрек драматургы әсәре буенча куелган яңа спектакль карадык. Әлеге спектакльдә уйланырга мәҗбүр итүче, явызлык һәм яхшылык, яшәеш һәм мәңгелек кебек фәлсәфи темалар, проблемалар күтәрелгән. Спектакль 3 сәгатькә якын барды. Әмма без вакытның ничек узганын сизми дә калдык. Мавыктыргыч күренешләр, матур, үзенчәлекле киемнәр, көнчыгышның сихри биюләре, гадәтләре, юмор - барысы да бер сәхнәгә тупланган иде.
Безне иң сокландырганы кичке Казан булды, әлбәттә. Без аның матурлыгын таң калып карап йөрдек. Кабан күле буена урнашкан иске Казан бистәсе үзенең кабатланмас төсмерләре белән хәтердә калды. Мәрҗәни мәчетен нурландырып яктырган утлар Кабан күле өстендә җемелдәшә иде. Ә күлдәге кош-корт: үрдәкләр, аккошлар өчен кыш көне дә бик уңайлы шартлар тудырганнар. Без аларны ашаттык, яшәешләрен күзәттек. Бик кызык булды. Әкияттәгедәй сокландыргыч матур Казаныбызда без дә үзебезне әкияти бер дөньяда кебек хис иттек. Шундый гүзәл башкалабыз булуына без шатланабыз һәм чиксез горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев