Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Канатлы дусларга – уңайлы оя

Язны бик күпләр көтеп ала. Күктән кояш елмая, карлар эри, гөрләвекләр ага - күңелле! Кышкы салкыннардан соң яз килүен кешеләр генә түгел, җәнлекләр, кош-кортлар да түземсезләнеп көтәләр. Сыерчыклар бакча һәм басу корткычларын юк итәләр, көннәр буе сукмаклар, юл читләреннән сикергәләп, һәр яфрак астыннан кошчыкларына азык эзлиләр. Сыерчыклар файда китереп кенә...

Язны бик күпләр көтеп ала. Күктән кояш елмая, карлар эри, гөрләвекләр ага - күңелле! Кышкы салкыннардан соң яз килүен кешеләр генә түгел, җәнлекләр, кош-кортлар да түземсезләнеп көтәләр.

Сыерчыклар бакча һәм басу корткычларын юк итәләр, көннәр буе сукмаклар, юл читләреннән сикергәләп, һәр яфрак астыннан кошчыкларына азык эзлиләр. Сыерчыклар файда китереп кенә калмыйлар, алар әле безнең күңелләрне дә күтәрәләр. Иртән аларның йомшак кына сызгыргалавын ишетүләре рәхәт тә соң!

Урман хуҗалыгы министрлыгының "Чулпан" дәүләт табигый-ландшафт тыюлыгы администрациясе һәм Биектау муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге Олы Кавал, Әлдермеш, Коркачык мәктәпләре укучылары белән берлектә заказник территориясендә "Сыерчык оясы ясап эл" акциясе уздырдылар. Укучылар белән урман аланына барып, балалар хезмәт дәресләрендә үз куллары белән ясаган 97 сыерчык оясы элдек. Әлеге акция барышында мәктәп балалары Туган як табигатен саклауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Шул ук вакытта аларга җанлы табигатьне, әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өчен дә менә дигән мөмкинлек булды. Мәрхәмәтлелек үрнәге дә күрсәттеләр.

Реклама

"Сыерчык оясы ясап эл" акциясе дәвам иттерелер һәм районның барлык авылларында да күркәм гадәткә әверелер, дип өметләнәбез. Һәркайсыбыз да, табигать сөючеләр һәм аның дуслары белән берләшеп, әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга үзеннән өлеш кертә ала.

Тыюлык җитәкчеләре акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев