Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Иртәгә- 1 сентябрь! Район мәктәпләрендә күпме бала белем алачак?

Нәниләр инде менә күпме гомер яңа әйберләрен барлый-барлый, дулкынланып 1 сентябрьне көтте! Әти-әниләре аларны тырышып-тырышып мөһим вакыйгага әзерләде: иң матур костюмнар, сумкалар, төсле китап-дәфтәрләр, уку әсбаплары алды. Аларны зур, матур, чиста сыйныфларда каршы алыр өчен мөгаллимнәр, мәгариф бүлеге идарәсендә эшләүчеләр, район һәм республика җитәкчелеге ниләр эшләгәнне алар башларына да китерә...

Нәниләр инде менә күпме гомер яңа әйберләрен барлый-барлый, дулкынланып 1 сентябрьне көтте! Әти-әниләре аларны тырышып-тырышып мөһим вакыйгага әзерләде: иң матур костюмнар, сумкалар, төсле китап-дәфтәрләр, уку әсбаплары алды. Аларны зур, матур, чиста сыйныфларда каршы алыр өчен мөгаллимнәр, мәгариф бүлеге идарәсендә эшләүчеләр, район һәм республика җитәкчелеге ниләр эшләгәнне алар башларына да китерә алмыйлар. Иртәгә ул көн җитәчәк. Иртәгә беренче сентябрь! Укучылар күптән күрмәгән классташларын, дусларын, мөгаллимнәрен, төзекләндерелгән, матурайган газиз мәктәпләрен күрәчәк.

Районның мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча барлыгы 35 мәктәп эшләп килә, быел аларда 4435 укучы белем алачак. Шуларның 579ы беренче сыйныф укучылары. 38 мәктәпкәчә оешмалар эшләячәк. Аларда 2330 бала тәрбияләнәчәк.

Реклама

2016- 2017 елда районның мәгариф системасында 927 педагогик хезмәткәр эшләячәк. Район педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Укытучыларның уртача яше район буенча 45 яшьне тәшкил итә. Район мәктәпләрендәге яшь белгечләрнең (35 яшькә кадәр) өлеше 12%. Республика буенча әлеге күрсәткеч якынча 25% ны тәшкил итә.

P.S. рәсми мәгълүмат Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев