Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Җир йөзендәге тынычлык хакына

ХХ гасырның коточкыч газаплар, җимереклек алып килгән, миллионлаган кешенең гомерен кискән, һәр йортка кайгы-хәсрәт китергән, ничәмә-ничә буынның йөрәгендә төзәлмәс яра калдырган куркыныч сугыш моннан 70 ел элек тәмамланды. Илебезнең героик елъязмасында Бөек Ватан сугышыннан да рәхимсезрәк сугыш булмады. Туган илен дошманнан батырларча яклаган һәм аның бәйсезлеген саклап калган солдатның батырлыгыннан...

ХХ гасырның коточкыч газаплар, җимереклек алып килгән, миллионлаган кешенең гомерен кискән, һәр йортка кайгы-хәсрәт китергән, ничәмә-ничә буынның йөрәгендә төзәлмәс яра калдырган куркыныч сугыш моннан 70 ел элек тәмамланды.

Илебезнең героик елъязмасында Бөек Ватан сугышыннан да рәхимсезрәк сугыш булмады. Туган илен дошманнан батырларча яклаган һәм аның бәйсезлеген саклап калган солдатның батырлыгыннан да зуррак батырлык юк.

Үсеп килүче буынны Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан 70 ел аерып тора, әмма безнең бабаларыбызның батырлыгын хәтердә шагыйрьләр һәм язучылар әсәрләре яңарта һәм солдат кичергән хисләрне аңларга ярдәм итә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Күлле урта мәктәбендә сәнгатьле уку буенча авыл китапханәчесе белән бергә әзер-ләгән, "Җир йөзендәге тынычлык хакына" дип аталган республика конкурсының мәктәп этабы узды. Мәктәпнең ял өчен билгеләнгән җыйнак залына 9 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар җыелды. Положение нигезендә конкурс ике номинациядә узды:

- Бөек Ватан сугышы турында яттан шигырь сөйләү (9-11 яшьлекләр);

- бастырылган тексттан файдаланып, Бөек Ватан сугышы турында чәчмә әсәрдән өзек уку (12-14 яшьлекләр).

Чараны тәрбия эше буенча директор урынбасары Фәния Әмирова тантаналы итеп ачты һәм сүзне китапханәче Нурия Рәхимҗановага бирде. Ул укучыларны "Җир йөзендәге тынычлык хакына" дигән китаплар күргәзмә-се белән таныштырды.
Конкурс барышында анда катнашучылар хис-ләр киеренкелеге кичерделәр. Тамашачылар шигырьләр һәм проза әсәрләрен тын да алмый тыңладылар. Чөнки чыгыш ясаучылар күңелләре өзгәләнүне тыңлаучыларга да җиткерергә тырыштылар. Тәкъдим ителгән әсәрләрне күр-сәтеп ясалган презентацияләр дә тыңлаучыларның хис-тойгыларына йогынты ясамый калмады.

"Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьне яттан сөйләү" номинациясендә 3 сыйныфтан А.Кошкина (М.Җәлил "Ана бәйрәме"), А.Кыямов (С.Погореловский "Имя"), 5 сыйныф укучысы К.Газыймова (М.Җәлил "Вәхшәт") катнашты. "Бөек Ватан сугышы турындагы чәчмә әсәрдән өзек уку" номинациясендә 7 сыйныфтан А.Әхмәтханова (Ә.Еники "Тауларга карап"), К.Сафиуллин (Д.Остров "Фронтовая ночь"), 8 сыйныфтан Д.Әлмөхәммәтова (Ш.Рәкыйпов "Йолдызлы төннәр") чыгыш ясады.

Укыту эшләре буенча директор урынбасары Г.Дирзизова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Г.Нургазизова һәм Күлле бистәсе клубы директоры Э.Әлмөхәммәтова составындагы жюри чыгышларны текстны яттан белүгә, чыгышның конкурсның темасына һәм максатына туры килүенә, сөйләмнең тәэсирлелеге һәм төгәллегенә, хислелек һәм башкару үзенчәлегенә, актерлык осталыгына һәм катнашучыларның үзләрен сәхнәдә тота белү осталыгына карап бәяләде.

Жюри, киңәшләшкәннән соң, җиңүчеләрне билгеләде. Болар - К.Газыймова (5 сыйныф, җитәкчесе С.Шиһапова) һәм А.Әхмәтханова (7 сыйныф, җитәкчесе М.Галиева) - 1 урын; А.Кошкина (3 сыйныф, җитәкчесе Ф.Әмирова) һәм К.Сафиуллин (7 сыйныф, җитәкчесе Г.Маркова) - 2 урын; А.Кыямов (3 сыйныф, җитәкчесе Ф.Әмирова) һәм Д.Әлмөхәммәтова (8 сыйныф, җитәкчесе А.Дирзизова) - 3 урын.

Китапханәчедән алып, Күлле бистәсе клубы директорына кадәр, барлык катнашучыларга да Мактау грамоталары һәм призлар тапшырылды.

1 нче урынны алганнар конкурсның икенче - муниципаль этабында катнашачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев