Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Имтиханнар чорында ата-аналар ярдәме

Уку елының имтиханнар бирү чоры - укучылар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә үзенчәлекле вакыт. Уку елын уңышлы тәмамлау күп факторларга бәйле, шул исәптән ата-аналарның дөрес итеп булышуына да. Имтихан ул - һәрвакыт тикшерү һәм бәяләү. Ул белемнәрне тикшерү һәм аларның дәрәҗәсен бәяләү өчен уйлап чыгарылган. Ләкин еш кына имтихан...

Уку елының имтиханнар бирү чоры - укучылар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә үзенчәлекле вакыт. Уку елын уңышлы тәмамлау күп факторларга бәйле, шул исәптән ата-аналарның дөрес итеп булышуына да.

Имтихан ул - һәрвакыт тикшерү һәм бәяләү. Ул белемнәрне тикшерү һәм аларның дәрәҗәсен бәяләү өчен уйлап чыгарылган. Ләкин еш кына имтихан рухи ныклыкны тикшерүгә әверелә. Имтихан алдыннан дулкынланмас өчен, нәрсә эшләргә соң? Әлбәттә, яхшылап әзерләнергә! Әмма кайчак ул гына җитми! Тырышып әзерләнгән укучылар да дулкынлана, борчыла, ә кайвакыт бөтенләй «катып кала» һәм үзләренең белемнәрен күрсәтә алмый. Нигә шулай була соң? Имтихан очрагында дулкынлануның нигезе - билгедән курку. Үзеңне бәяләгәннәрен белеп торганда, борчылу һәрвакыт көчәя. Укып йөрүенең нәтиҗәсенә исе китми торган балалар, булса да, бик сирәк. Өметләр һәм борчылуның сәбәпләре һәркем өчен төрлечә: кем өчендер «дүртле» - чын кайгы, кем өчендер «өчле» дә - бәйрәм. Шуңа да карамастан, укучылар барысы да диярлек сынау вакытында бик зур физик һәм психологик тетрәнү кичерә.

Ата-аналар үз балаларын башкаларга караганда яхшырак белә, шуңа күрә имтиханнарга әзерләнүче балага нәтиҗәле ярдәм күрсәтә ала. Иң мөһиме - бу чорда акыл өйрәтү һәм үгет-нәсыйхәт бирү рәвешендәге әңгәмәләрне калдырып торып, бөтен көчне балаларны хуплауга һәм булдыра алганча ярдәм күрсәтүгә туплау.

«Мин бит сиңа башта ук әйтеп тордым», «Кыш көне үк кисәткән идем», «Син менә без әйткәнне тыңламадың да...» кебек урынсыз, файдасыз, хәтта кайчак зыянлы да битәрләүләрне онытыгыз. Өметләнелгән һәм алынган нәтиҗәләрне бәяләгәндә, бер чиктән икенчесенә ташланмагыз. Балага үзенең борчулары һәм дулкынлануы турында әйтергә ирек бирегез. Баланың фикере сезгә шактый бәхәсле булып тоелса да, аның һәр сүзенә каршы төшүдән сакланып, тыңлап торыгыз. Ул сезнең аны хуплавыгызга һәм хәленә керүе-гезгә мохтаҗ. Шуңа күрә сез әйтергә тиешле сүзләр менә болар: «Мин сиңа ышанам», «Син моны беләсең, кирәк чакта исеңә төшерәчәксең», «Без сине аңлыйбыз, хисләреңне уртаклашабыз».

Бик кайгыручан балаларга үзегезнең ничек итеп имтиханны уңышлы тапшыруыгыз турында сөйләгез. Аларның сезне ничек тыңлавын күзәтегез. Моның алар өчен кызык булмавын, тыңларга теләмәүләрен күрсәгез, үҗәтләнмәгез. Психологик киеренкелек хәлендәге баланың сез сөйләгән-нәрне бөтенләй киресенчә аңлавы һәм аның ачуы чыгуы, нерв киеренкелегенең тагын да артуы бар. Әгәр инде мавыгып тыңласалар, ашыкмыйча, үзегезнең ул чактагы хис-тойгыларыгызны тасвирлап сөйләгез.
Шикләнүчән баланың үз-үзенә ышанычын арттырырга кайчак ниндидер бер яхшы ым-ишарә дә ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, яхшы төш күргәнегезне, тәрәзә пыяласына кунган бер кошчыкның әйбәт хәбәр алып килүен әйтергә була. Мәктәп елларыннан бирле сезгә уңыш китергән тәңкәне биреп, аның балага да уңыш китерәсен әйтсәгез дә ярый.

Югары сыйныфларга җиткәндә, укучыларның үзләренә кулай булган вакыт режимы барлыкка килә. Имтиханнарга әзер-ләнү чорында да аларның бу режимын бозмагыз. Бала иртәнге якта белемнәрне яхшырак үзләштерә һәм хәтерендә калдыра икән, иртә белән яхшылап әзерләнсен; дәреслекләр белән төнлә утырырга күнеккән булса, үзе гадәтләнгән вакытта утырсын. Укып утыру вакытының ял белән аралашуына игътибар итегез, саф һавада йөреп керү файдалы икәнне исенә төшерегез.

Имтихан биреләсе фәннәрнең үзенчәлеген дә истә тотарга кирәк. Телдән сынауларга әзерләнгәндә, мәктәптә үтелгән бөтен материалны системага салу һәм кабатлап чыгу максатка ярашлы булыр. Ә язмача имтиханга, мәсәлән, рус теленнән, кыска гына вакыт эчендә әзерләнеп бетү мөмкин түгел, шуңа күрә игътибарны программаның аерым бүлекләренә туплау әйбәтрәк. Кагыйдә буларак, балалар бер-бер артлы берничә имтихан тапшыра. Аларның һәрберсе - билгеле бер чикне узу, нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, һәркайсыннан соң ял итеп алу мәҗбүри.

Бала имтиханнарга әзерләнгән чорда өйдәге атмосферага игътибарлы булыгыз. Ата-аналарның өйдәге бар сөйләшүне алда торган сынауларга гына кайтарып калдыруы бик начар. Ничек кайгыруыгыз турында бала алдында телефоннан дусларыгызга сөйләмәгез. Нинди генә ваемсыз булса да, сезнең сәламәтлегегез өчен ул үзен җаваплы итеп тоя башлаячак, ә бу халәт стрессны тагын да арттыра. Балага да, гаиләдәге башка кешеләргә дә ял итәргә, уртак эшләр белән шөгыльләнергә, шаярып та алырга мөмкинлек бирегез.

Хөрмәтле әти-әниләр!

Игътибарыгызны шуңа юнәлтергә телим: уңышлы тапшырылган имтихан - бала өчен генә түгел, гаилә өчен дә бәйрәм. Аның «бишле» алуын шулай булырга тиеш иде һәм башкача була да алмый дип кабул итмәгез.
Бала белән бергә сөенегез, бәйрәм табыны әзерләү дә әйбәт булыр.

Имтихан нәтиҗәсе канәгатьләнмәслек булган икән, бу - фаҗига түгел, ә тәҗрибә. Гаҗизләнеп кул селтәмәгез, балагызга «булдыксыз» исеме такмагыз. Бу хәл турында фикер алышыгыз да киләчәктә истә тотыгыз.

Асылда безнең балалар бит уку фәннәре буенча гына имтихан бирми, алар авырлыкларны җиңәргә дә өйрәнә. Балагызга шуны аңлатыгыз. Белемнәрне шушы рә-вешле тикшерү - холыкны, ихтыяр көчен сынау ул. Кирәк вакытта үзеңне ачып бирә белү, гыйлемнең билгеле бер өлкә-сендә үз казанышларыңны күрсәтә алу, югалып калмау, дулкынлануны җиңү - боларның барысына да өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк.

Ата-аналарга киңәшләр:

- имтиханнарга әзерләнү көннәренең структурасын төзегез: өйрәнеләсе барлык материалны тигез өлешләргә бүлегез һәм биремнең үтәлешен көн саен тикшерегез;

- имтиханга әзерләнү өчен кирәкле бөтен әйбере җитәрлек булмаган өчен, балаларыгызны әрләмәгез. Балалар булган материал белән әзерләнә торган арада, кайгыртучан әти-әниләр җитмәгәннәрен таба ала;

- туклану балансланган, ләкин гадәттәгечә булырга тиеш (бигрәк тә имтихан биргән көннәрдә), чөнки психоэмоциональ киеренкелек вакытында организмның ничек җа-вап бирәсен алдан әйтеп булмый. Шоколад һәм киптерелгән җиләк-җимеш файдалы;

- бу чорда укуга кагылышлы низаглы мәсьәләләрне хәл итмәгез, баланың имтиханга әзер-ләнүгә җаваплы мөнәсә-бәтен хуплагыз, аны үз көченә ышандырырга тырышыгыз.

Хөрмәтле әти-әниләр! Артында ышанычлы тыл, үзен яраткан кешеләр булуын тойса, үсмер үзен тынычрак хис итә башлый. Балаларын яратмый торган ата-аталар бар микән, ләкин әти-әнисенең үзен яратуына ышанычы нык булган үсмерләр бик үк күп түгел. Яратуыгыз турында баланың үзенә әйтүдән курыкмагыз, һәм бу ярату имтихан нәтиҗәләренә бәйле булмасын.

Зирәклек һәм сабырлык күрсәтегез! Сезнең ярдәм балага, һичшиксез, уңыш китерәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев