Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Игътибарлы, сизгер, гадел...

Укытучы... Бу сүз һәрвакытта да ниндидер дулкынлану хисе уята. Гап-гади сүз кебек инде, югыйсә. Күп һөнәрләрнең берсе. Әмма әлеге сүзне әйткәч, күз алдына шушы һөнәрне башкаручы, синең язмышыңда зур роль уйнаучы конкрет кеше килеп баса. Игътибарлы, сизгер, гадел... Усад урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсәнә Нурхәмәт кызы Абдуллина...

Укытучы... Бу сүз һәрвакытта да ниндидер дулкынлану хисе уята. Гап-гади сүз кебек инде, югыйсә. Күп һөнәрләрнең берсе. Әмма әлеге сүзне әйткәч, күз алдына шушы һөнәрне башкаручы, синең язмышыңда зур роль уйнаучы конкрет кеше килеп баса.

Игътибарлы, сизгер, гадел... Усад урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсәнә Нурхәмәт кызы Абдуллина нәкъ менә шундый җылы сүзләргә лаек. Юбилее алдыннан аның тормыш юлында яхшылык, җылылыкның күбрәк булуын, хезмәтенең шатлык һәм канәгатьлек хисе китерүен генә түгел, ә бәлки аңа карата рәхмәт сүзләренең дә ешрак яңгыравын телибез.

Нурсәнә Нурхәмәт кызы 1965 елның 16 февралендә Олы Кавал авылында туган. Мәктәп еллары сизелми дә үтеп киткән. Олы Кавал мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаган кыз башта Казанның педагогия училищесына, аннары педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга кергән. 1986 елда Ринат Абдуллинга кияүгә чыккан. Алар ире белән бергә ике менә дигән кыз - Алинә белән Альбинаны тәрбияләп үстерделәр. Нурсәнә Нурхәмәт кызы каенана һәм каената белән 27 ел бергә яшәгән акыллы килен. Инде үзенең дә өч оныгы бар.

Нурсәнә Нурхәмәт кызының педагоглык стажы 30 ел. Безнең мәктәптә ул 1991 елдан бирле эшли.

Анда чын педагогка хас барлык сыйфатлар: талант, җан җылысы, чи-бәрлек, зирәклек, сизгерлек, сабырлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия бар.

Үз фәнен тирәнтен белүе, методик осталык, эрудиция Нурсәнә Нур-хәмәт кызына укучыларның хөрмәтен казанырга мөмкинлек бирде. Укучылар аны татар теле укытучысы буларак та, сыйныф җитәкчесе буларак та бик яраталар һәм үз итәләр. Ул тынгысыз һәм карусыз, шәфкатьле һәм шат күңелле, чая һәм кыю, тиктормас һәм алдынгылыкта булырга яратучы балаларның сыйныф җитәкчесе дә. Нурсәнә Нурхәмәт кызы аларга гел ярдәм итеп, киңәшләрен биреп тора. Язучы әсәрләрендә, рәссам - картиналарында, скульптор үзе иҗат иткән скульптураларында яши дип, бик дөрес әйтәләр. Ә укытучы кешеләрнең фикерләрендә һәм гамәлләрендә яши.

Укытучы булу өчен әлеге хезмәтне бөтен күңелең белән яратырга кирәк. Мәктәп елларында исеме олы хәрефтән язылырлык, зирәклеге, күңеленең юмартлыгы белән эчке дөньяңны аңларга, аны мәгънәлерәк итәргә, киләчәкне күздә тотып яшәргә, укыту эшләрен үз фәне буенча белем бирерлек кенә түгел, ә бәлки тормыштагы мөһим мәсьәләләрдә абруйлы булырлык итеп оештыра белгән укытучыны очратучылар бәхетле кешеләр. Бу сүзләр барысы да безнең Нурсәнә Нурхәмәт кызы турында әйтелгән кебек.

Аның укучылары муниципаль фән олимпиадаларында җиңү яулыйлар. Үз фәненә карата кызыксыну уяту өчен ул сыйныфтан тыш эшләрне күп оештыра. Укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм конференцияләрдә катнашалар.

Киң күңеллелек, эшчәнлек һәм ярдәмчеллек - аны менә шушы сыйфатлары аерып тора. Ул хәтта тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән дә уртак тел таба. Нурсәнә Нурхәмәт кызын укучылар, аларның әти-әниләре, хезмәттәшләре хөрмәт итә. Җентекле, тырыш хезмәт, тормышка сөенеп яшәү, эшкә иҗади мөнәсәбәт - болар Нурсәнә Нурхәмәт кызының төп сыйфатлары. Ул һәр бала да талантлы дигән инану белән эшли. Аның дәресләренә иҗади эзләнү, казанышлар һәм ачышлар хас.

Л.Н.Толстой яхшы укытучыга нибары ике сыйфат - тирән белем һәм зур йөрәк кенә кирәк дип язган. Нурсәнә Нурхәмәт кызында боларның икесе дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев