Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Иң яхшы ун укытучы арасына керде

Укытучы һөнәре гаять катлаулы һәм җаваплы. Ул бетмәс-төкәнмәс сабырлык, балаларны үз фәнең белән кызыксындыра белүне, һәр баланың күңеленә ачкыч табуны таләп итә. Чыпчык мәктәбендә башлангыч сыйныфларны Әлфия Кәримова укыта, аңа кадәр Гүзәл Гарәфиева укыткан иде. Аннары ул Коркачык мәктәбенә күчте. Барлык укучылары өчен алар - икенче әниләр. Үзләре шәфкатьле дә,...

Укытучы һөнәре гаять катлаулы һәм җаваплы. Ул бетмәс-төкәнмәс сабырлык, балаларны үз фәнең белән кызыксындыра белүне, һәр баланың күңеленә ачкыч табуны таләп итә.

Чыпчык мәктәбендә башлангыч сыйныфларны Әлфия Кәримова укыта, аңа кадәр Гүзәл Гарәфиева укыткан иде. Аннары ул Коркачык мәктәбенә күчте. Барлык укучылары өчен алар - икенче әниләр. Үзләре шәфкатьле дә, таләпчәннәр дә, бөтенесен дә беләләр, бөтенесен дә булдыралар. Ә иң мөһиме - балаларда укуга карата кызыксыну, яңалыкка омтылыш тәрбиялиләр. Алар һәр дәресне кызыклы һәм нәтиҗәле итәргә сәләтлеләр.

Тәрбияви юнәлеш - һәр дәреснең үзәге. Укыта-укыта тәрбияләргә һәм тәрбияли-тәрбияли укытырга - Гүзәл Минҗан кызының төп кыйбласы менә шулар. Балаларга фән нигезләрен төшендерү алай ук җиңел эш түгел. Бу бурыч укытучыдан осталыгын даими камилләштерүне, белемен тулыландыруны таләп итә. Аның каравы мондый тырышлыкның нәтиҗәсе укучыларында чагыла, алар укытучының һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар. Гүзәл Минҗан кызының укучылары башлангыч мәктәптәге чорны җылы рәхмәт хисләре белән искә алырлар, үзләренең беренче укытучылары белән горурланырлар, дип ышанып әйтә алам. Чөнки ул көндәлек эшчәнлегендә балаларга югары таләпчәнлек һәм сизгер мөнәсәбәт үрнәкләре күрсәтә.

Безнең педагог-оештыручыбыз Әлфия Әнәс кызы - бик тә актив, сизгер күңелле кеше. Ул беркайчан да бернәрсәгә дә битараф булмый. Һәркемгә булышырга гына тора. Һәрвакыт хәрәкәттә. Хәтта тәнәфестә дә тик тормый: я плакат ясый, я чираттагы бәйрәм сценариен яза. Ул, балаларны гына түгел, ата-аналарны да җәлеп итеп, барлык чараларны оста итеп уздыра.

Быел әлеге педагоглар икесе дә "Ел укытучысы - 2016" конкурсының муниципаль турында катнаштылар һәм "Ел остазы", "Ел сыйныф җитәкчесе" номинацияләрендә 1 нче урынны алдылар. Питрәчтә Әлфия Кәримова хезмәттәшләре арасында тагын иң яхшысы булды һәм республика турына узды. Агымдагы елның 30-31 мартында Әлфия Әнәс кызы Казанда елның иң яхшы ун остазы арасына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев