Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе Биектауда яши

10-11 декабрь көннәрендә Казанда "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә Биектау районын Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Руслан Ямалиев тәкъдим итте. Татарстан Республикасының "Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе" турындагы законы 2008 елда кабул ителгән иде. Әлеге юнәлешне тагын да популярлаштыру йөзеннән 2011 елда шул исемдәге бәйге...

10-11 декабрь көннәрендә Казанда "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә Биектау районын Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Руслан Ямалиев тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының "Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе" турындагы законы 2008 елда кабул ителгән иде. Әлеге юнәлешне тагын да популярлаштыру йөзеннән 2011 елда шул исемдәге бәйге игълан ителде. Бәйгене ТР министрлар Кабинеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе уздыра. Аны оештыруда ТР Эчке эшләр министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыклары катнаша.
Әлеге бәйге Татарстанда тәрбиячесез, караучысыз калган балалар арасында тәртип бозуларны кисәтү, гаилә һәм балаларның конституцион хокукларын яклау юнәлешендәге социаль сәясәтне тагын да камилләштерү максатыннан үткәрелә. Анда укытучылар, полиция хезмәткәрләре, хөкемдарлар, журналистлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнаша. Бәйгедә тәкъдим ителгән эшләр 5 номинациядә билгеләнә: "Йөрәгемне балаларга бирәм", "Уңышка юл", "Үз фикерем", "Тормышка юллама", "Балаларны яклау". Быелгы бәйгедә барлыгы 46 җәмәгать тәрбиячесе үз программаларын тәкъдим иткән иде. Финалга 21 кеше чыкты. Алар комиссия әгъзаларына үзләрен һәм программаларын, иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр, профессиональлек дәрәҗәсен, оештыру сәләтен күрсәттеләр.
11 декабрьдә Казан милли-мәдәни үзәгендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Биектау районы Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Руслан Ямалиев 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Без аны биектаулылыр данын республикакүләм дәрәҗәле бәйгегә чыгарып, анда җиңүгә ирешүе белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа бу юнәлештәге эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев