Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Иң мөһиме – укытучының абруен күтәрүгә ирешү

Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы - күз буяу өчен генә түгел, ул хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен яклау өчен эшли торган җәмәгать оешмаларының берсе. Һәм, әйтергә кирәк, андыйлар күп түгел. Бу турыда профсоюз әгъзалары башкарган конкрет эшләр, алар кузгата һәм хәл итә торган проблемалар буенча хөкем йөр-тергә мөмкин. 15 нче отчет-сайлау конференциясендә сүз узган...

Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы - күз буяу өчен генә түгел, ул хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен яклау өчен эшли торган җәмәгать оешмаларының берсе. Һәм, әйтергә кирәк, андыйлар күп түгел. Бу турыда профсоюз әгъзалары башкарган конкрет эшләр, алар кузгата һәм хәл итә торган проблемалар буенча хөкем йөр-тергә мөмкин.

15 нче отчет-сайлау конференциясендә сүз узган елларда ниләр эшләнүе, хәзерге вакытта нәрсәләрнең хәл ителә башлавы, шулай ук алда нинди бурычлар торуы турында барды. Аның эшендә халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының республика комитетының оештыру-методик эш буенча баш белгече Татьяна Андреева, район Советы аппараты җитәкчесе Нияз Газеев, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчиклы, профсоюзларның Биектау районы координацион советы рәисе Ирек Сабитов, шулай ук башлангыч оешмаларның профсоюз лидерлары катнашты.

Мәгариф хезмәткәрләренең Биектау профсоюз оешмасында социаль-хезмәт, педагогларның һөнәри хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны, хокукый ярдәм күрсәтүне төп максат итеп куялар. Узган чорда нинди эшләр башкарылуы турында педагогларның район профсоюз оешмасы лидеры Фәридә Саяхова сөйләде.

- Иртәгә фән, икътисад тармагына кемнәр киләсен, кайсыдыр тармакта кемнәрнең яңалык кертәчәген мәгарифтә эшләрнең ничек торуына карап белергә була, - дип башлады чыгышын Фәридә Ибраһим кызы. - Барлык инновацион юнәлешләрнең башында - мәктәп укытучысы, педагог. Үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә уңышлы тәмамлануы аның яшьләрне кызыксындыра, үз артыннан ияртә алуыннан тора.

Бездә, башка авыл районнарындагы кебек, аз комплектлы белем бирү учреждениеләре бар. Аларда укытучылар, тәрбиячеләр эшләп кенә калмыйлар, алар мәктәп, балалар бакчасы тормышы белән яшиләр. Аларга "Мәктәпне япмаслар микән?" дигән сорау тынгы бирми. Кечкенә авылларда мәктәп - тормышның үзәге, мәктәп булса, авыл да яшәячәк.

Фәридә Ибраһим кызы педагоглар коллективының өлкәнәю мәсьәләсен дә кузгатты. Хәзер педагогик югары уку йортларын тәмамлаучылар мәктәпкә килергә ашкынып тормыйлар, кадрлар алышыну да бар. Аның фикеренчә, хәл педагогның социаль статусын күтәрүгә юнәлтелгән нәтиҗәлерәк чаралар күрелсә - хезмәт хакы, социаль якланганлык, укытучының абруе һәм мөһимлеге арттырылса гына үзгә-рәчәк. Профсоюз оешмасы авыл мәктәпләрен ныгыту эшен читтән генә күзәтеп тора алмый, ул аның яклаучысы да, башлап йөрүчесе дә булырга тиеш.

Катлаулылыклар килеп чыкканда, тормыш-көнкүрештәге мөһим мәсьәләләр белән педагоглар профсоюз җитәкчесе янына киләләр, чөнки аның, тыңлап кына калмыйча, булышачагын, киңәш бирәсен белеп торалар. Профсоюзга ярдәм сорап 4 меңнән күбрәк кеше мөрәҗәгать иткән, аларга матди ярдәм күрсәтелгән, торак, санаторий-курортларда дәвалану, хезмәт бәхәсләре хәл ителгән, төрле оешмаларга юлламалар, язма үтенечләр җибәрелгән.

Заман сулышын тоеп, профсоюзлар үз эшләрендә профсоюзлар Республика комитеты, район Советы сайтларыннан, башлангыч оешмалар битләреннән файдаланалар. Профсоюз оешмасының активлыгы учреждение җитәкчеләре белән коллектив килешүләр төзүдә дә чагыла. Һәм бу биредә хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләренә игътибар булуына, хезмәт законнарын үтәргә тырышуларына аермачык мисал булып тора.

Реклама

Профсоюз оешмасы "Хезмәт һәм укыту шартларын яхшырту" программасын тормышка ашыру барышында зур эшләр башкара. Соңгы ике елда хезмәтне саклау комиссиясе сигез тикшерү уздырган, 15 мәгариф учреждениесендә хезмәтне саклау эше өйрәнелгән һәм 63 җитешсезлек ачыкланган. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә 15 күрсәтмә язылган, кимчелекләрнең күбесе бетерелгән.

Барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча максатлы программалар кабул ителгән. Әлеге максатта 2014 елда 2864 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Соңгы биш елда 220 мәгариф хезмәткәре республика комитеты хисабына ташламалы путевка буенча ял итеп кайтканнар. Профсоюзларның район фондында тормышта кыенлыкларга дучар булучыларга социаль ярдәм күрсәтү фонды булдырылган. Мөрәҗәгать итүчеләр матди ярдәмгә исәп тота алалар. Ел саен әлеге максатта 130 мең сум акча бирелә.

Соңгы биш елда профсоюз әгъзаларының социаль-хезмәт хокукларын яклау буенча дәүләт органнарының төрле инстанцияләренә 27 язма мөрәҗәгать җибәрелгән. Барысына да җаваплар алынган. Профсоюз инициативасы белән медицина күзәтүе үзәкләштерелгән. Профсоюз тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өстендә дә эшли.

Чыгыш ясаучылар да район профсоюз оешмасы эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү турында сөйләделәр. Аерым алганда, "Петушок" балалар бакчасының профсоюз комитеты рәисе Алла Шигаева үзенең кыенлыкка дучар булуы һәм, Фәридә Саяховага мөрәҗәгать иткәннән соң, аның хәленә керүләре, ярдәм итүләре турында сөйләде. Аны борчыган проблема кыска вакыт эчендә чишелә. 2 нче Биектау урта мәктәбе директоры Фаил Абдрахманов, профсоюз комитетлары рәисләре - 3 нче мәктәптән Марина Варакинаның, "Рябинушка" балалар бакчасыннан Татьяна Монахованың, Чыпчык урта мәктәбеннән Фәүзия Мөхтәрованың чыгышлары танып-белү ягыннан мөһим булды. Педагоглар коллективындагы профсоюзлар кәгазьдә генә түгел, алар нәтиҗәле эшлиләр, укытучыларның мәнфәгатьләре сагында торалар.

Фәридә Саяхованың республика комитетына үзен вазифасыннан азат итүләрен сорап гариза язуы сәбәпле, яңа профсоюз лидерын сайларга дигән карар кабул ителде. Бу урынга бердәм рәвештә 3 нче Биектау урта мәктәбенең татар теле укытучысы Эльза Сабирова сайланды.

Халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты вәкиле Татьяна Андреева Фәридә Ибраһим кызына күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен "Профсоюзда актив эшләгән өчен" дигән күкрәккә тагыла торган билге тапшырды.

Чыгыш ясаучылар Фәридә Ибраһим кызының бай тормыш һәм һөнәри эш тәҗрибәсе, законнарны һәм профсоюз эшен барлык нечкәлекләренә кадәр белүе мәгариф учреждениеләре, укытучыларның дәрәҗәсен күтәрү эшенә файда китерүен дәвам итәр, дип ышануларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев