Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Хезмәттә яуланган хөрмәт

Хезмәтенә, данга лаек була Саф намуслы хезмәт кешесе. Җирдә үз урыныңны табып була, Йөрәгеңне бирсәң эш өчен. Яраткан эшең, яраткан хезмәтең сиңа бәхет, шатлык, куаныч китерә. Хезмәтеңнән тәм табып, илһамланып, тынгы белми яшәү - үзе олы бәхет бит ул. Язмабыз нәкъ менә шундый бәхетле кешеләрнең берсе - үзенең 37 ел...

Хезмәтенә, данга лаек була
Саф намуслы хезмәт кешесе.
Җирдә үз урыныңны табып була,
Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.


Яраткан эшең, яраткан хезмәтең сиңа бәхет, шатлык, куаныч китерә. Хезмәтеңнән тәм табып, илһамланып, тынгы белми яшәү - үзе олы бәхет бит ул.

Язмабыз нәкъ менә шундый бәхетле кешеләрнең берсе - үзенең 37 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, биология-химия фәненә карата мәхәббәт тәрбияләүче, уңган, үз эшенең остасы булган укытучыбыз Сәрия Габделәхәт кызы Шиһабиева турында.

Моннан 55 ел элек, табигатьнең көз патшалык иткән мизгелендә Суыксу авылында тырыш, эшкә булган, уңган Әхәт абый белән Филсинә апалар гаиләсендә, беренче бала булып, бер кызчык дөньяга аваз сала. 1960 елның 26 сентябре - Сәриянең тормыш дәф-тәренең беренче бите ачылган көн.

1968 нче елда ул 1 нче сыйныфка Суыксу сигезьеллык мәктәбенә укырга кереп, 1976 нчы елда сигез сыйныфны тәмамлый. 1976-1978 нче елларда укуын Дөбъяз урта мәктәбендә дәвам итә. Мәктәптә уку дәверендә бик тырыш, акыллы, тыйнак укучыны укытучылары да, сыйныфташлары да яраталар, хөрмәт итәләр.

Сәрия Габделәхәт кызы, Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлагач, Суыксу мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли башлый. 1982 нче елга кадәр интернатта балалар белән белем дөньясында кайный. Шул ук вакытта Казан дәүләт педагогия институтында биология бүлегендә белем ала. Анда эшләгәндә, яшь булуына да карамастан, эшне оештыра белүенә, таләпчәнлегенә, балаларның һәркайсы белән яратып аралашуына җитәкчеләр сокланып карыйлар, бу яшь, чибәр тәрбияченең укытучы булып туганлыгына инаналар.

Түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес итеп бүлә белү һәм тагын бик күп санап бетергесез уңай сыйфатларга ия булган укытучыбыз Сәрия Габделәхәт кызы 1985 нче елдан 1996 нчы елга кадәр Ташсу башлангыч мәктәбендә белем бирә. Балаларны ярату, гомере буе аларга үрнәк булу һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Еллар үтсә дә, беренче укытучы буларак, Сәрия Габделәхәт кызын хөрмәт белән искә алалар.

1997 нче елдан хезмәт юлы Суыксу урта мәктәбендә химия-биология укытучысы буларак дәвам иттерелә. Ел артыннан еллар сиздермичә үтә баралар. Югары белемле укытучы буларак, Сәрия Габделәхәт кызы инде 38 нче елын балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аның төп максаты - укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәф-катьлелек хисләре тәр-бияләү, белемле шәхес-ләр чыгару. Ул белем биргән, тәрбияләп чыгарган укучылар - күпләгән һөнәр ияләре - бүген дә аны үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре дип саныйлар, хөрмәт итәләр.
Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе - укучыларының республика, бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүе. Бүген дә ул дәресләрдә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үстерү юлларын эзли.

Сыйныф җитәкчесе буларак, Сәрия Габделәхәт кызы үзенең укучыларында кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли, сынаулар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтә. Һәрвакытта ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора.

Шиһабиева Сәрия Габделәхәт кызы - хезмәттәшләре арасында хөрмәткә лаек шәхес. Ул таләпчәнлеге, гадилеге, хезмәт сөючәнлеге, туры сүзлелеге белән аерылып тора. Яшь педагоглар өчен үрнәк, тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган укытучы. Нинди генә сорау белән килсәләр дә, акыллы киңәшләрен бирә, ярдәм итә.

Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен, ул бик күп Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары, Россия Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ул - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе иясе.

Сәрия Габделәхәт кызы - тынгысыз кеше, камиллекнең чиге юк, дигәндәй, ул гел эзләнүдә, яңалыкка омтыла. Яшәүнең ямен, тәмен белеп гомер кичерә. Бу көннәрдә ул 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Алдагы гомер юлы бүгенгесе кебек якты, матур, тыныч булсын иде.
Берәү килә җиргә -
төссез яши,
Берәү килә биек
тәхет өчен,
Берәү килә җиргә намус
белән
Яшәү өчен, тыйнак
бәхет өчен.
Шиһабиева Сәрия Габделәхәт кызы бу җиргә нәкъ менә тыйнак бәхет белән яшәү өчен килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев