Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Хәерле юл сезгә, балалар!

Усад һөнәр училищесында хисапчы һөнәренә өйрәтүче дүртьеллык программаны үзләштергән укучыларның соңгы чыгарылышы булды. Тугыз сыйныф тәмамлап килгән балалар монда тулы урта белем һәм "хисапчы" белгечлеге алды. Теләге булганнар, чагыштырмача аз гына акча түләп, пешекче һәм "В" категорияле автомобиль йөртүче һөнәрләренә дә ия булды. Училищены тәмамлаучылар инде эшкә дә урнашкан, яңа...

Усад һөнәр училищесында хисапчы һөнәренә өйрәтүче дүртьеллык программаны үзләштергән укучыларның соңгы чыгарылышы булды.

Тугыз сыйныф тәмамлап килгән балалар монда тулы урта белем һәм "хисапчы" белгечлеге алды. Теләге булганнар, чагыштырмача аз гына акча түләп, пешекче һәм "В" категорияле автомобиль йөртүче һөнәрләренә дә ия булды.

Училищены тәмамлаучылар инде эшкә дә урнашкан, яңа хезмәт коллективларына ияләшеп киләләр, беренче һөнәри адымнарын ясыйлар. Бездә укып чыкканнарның кая да кирәк икәнлекләрен тою күңелгә рәхәтлек бирә. Училищеның барлык хезмәткәрләре исеменнән һәм сыйныф җитәкчесе буларак үз исемемнән, кадерле укучыларыма әйтәсем килә: саубуллашу мизгелләре бик моңсу, әмма узган вакытны кире кайтарып булмый шул. Корабларны диңгезгә чыгаргандай, без сезне олы тормыш юлына чыгарып җибәрәбез. Еллар узгач та, без горурланырлык игелекле һәм кешелекле булыгыз. Училищегызны онытмагыз, без һәрвакыт сезнең килүне көтеп торачакбыз. Хәерле юл сезгә, сөеклеләребез! Сезгә уңышлар гына юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев