Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Хатирәләрне кузгаткан бәйрәм дәресе

Чернышевка төп мәк-тәбенең 25 еллыгына багышланган бәйрәм-нең ничек узуы турында укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Галиева сөйли. - 25 ел күп вакытмы, азмы? Без шушы сорауга җавап табарга булдык. Юбилей чарасы бәйрәмчә дәрес рәвешендә оештырылды. Иң беренче дәрескә беренче кыңгырау күптән, 1989 нчы елда бирелгән иде. Ул чакта нәни...

Чернышевка төп мәк-тәбенең 25 еллыгына багышланган бәйрәм-нең ничек узуы турында укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Галиева сөйли.

- 25 ел күп вакытмы, азмы? Без шушы сорауга җавап табарга булдык. Юбилей чарасы бәйрәмчә дәрес рәвешендә оештырылды. Иң беренче дәрескә беренче кыңгырау күптән, 1989 нчы елда бирелгән иде. Ул чакта нәни Настя Кузьмичева беренче сыйныфка килә һәм беренче кыңгырауны яңгырата. Бу эшне бүген дә булдырды ул! Чөнки кыңгырау чыңлату хокукын без аңа тапшырдык.
Күп вакыйгалар, безнең хәтерләрдә калып, тарихка әверелгән. Бу тарихны тудырган кешеләрне дә хәтерлибез без. Бәйрәм чарасына ерак сиксәненче елларда "Чернышевский" совхозын җитәкләгән Рәфыйк Җамалетдин улы Гыйльметдинов килде. Эшенә баргач, Чернышевка балаларының Биектау мәктәбенә укырга барырга автобус көтеп басып торуларын тәрә-зәдән күреп, эче пошканын сөйләде. Яңгырда да, салкында да һәр көнне балалар шулай автобус көтеп тора бит! Һәм Рәфыйк Җамалетдин улы авылда мәктәп төзергә карар итә. Бу эшкә, бергәләшеп, 1989 нчы елның җәендә тотыналар. Өч ай эчендә бинаны бастырып та куялар.

1989 нчы елның 1 нче сентябрендә Чернышевка авылында күптән көтел-гән мәктәпнең ачылышы була. Мәктәпнең алгы як баскычында төзүчеләр, район һәм совхоз җитәкчеләре, килгән кунаклар басып тора. Алар арасында Камил Һашим улы Шаякбәров, Рәшидә Рәфыйк кызы Вәлиуллова, Мөршидә Бари кызы Мусина, Рәфыйк Җамалетдин улы Гыйльметдинов. Тасманы мәктәп директоры Рәшит Сәгыйть улы Мусин белән совхоз директоры Рәфыйк Җамалетдин улы кисә. Шул мизгелдән мәктәп һәм совхоз тыгыз хезмәттәшлектә эшли башлыйлар.

Беренче уку елында мәктәптә Неля Геннадьевна Петрова, Людмила Фарсановна Бикбаева, Лидия Сергеевна Березина, Гөлүсә Мөгаллим кызы Мусина, Әнисә Иматдин кызы Нигъмәтҗанова, Татьяна Геннадьевна Губаева, Виталий Александрович Коновалов, Олег Александрович Маньков укыталар. Лаеклы ялдагы укытучыларга котлау сүзләре ирештерелә. Ә алар - Геталло Марина Александровна, Березина Лидия Сергеевна, Фазылов Илдар Җиһангир улы, Измайлова Анна Ивановна.

Мәктәпнең 25 еллык тарихын барлаганда, без исәпләп чыгардык: мәк-тәпне 322 кеше тәмамлаган. Шулардан вуз тәмамлаганнары - 53 кеше. Ике кеше мәктәптән - алтын, бишесе көмеш медаль алып чыккан.

Котлау өчен сүзне 1999 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Наташа Гурьянычева алды. Киләчәк тормышларында дөрес юл сайлар өчен мәктәпнең укучыларга бик күп белем бирүе хакында сөйләде ул һәм аның тагын озак еллар эшләвен теләде. Ә 2008 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган Дарья Парфенова чыгышы музыкаль бүләк булды.

Бәйрәм дәресенең аннан соңгы этабы - хатирәләр яңарту иде. Мәктәптә 20 елдан артык эшләгән укытучылар Людмила Бикбаева, Нурсинә Хәбибуллина, Гөлнара Галиева, Ирина Парфенова, Елена Митряева сәхнәгә чакырылды. Миңа да сүз бирелде. Мин бергә эшләгән елларны, "Чернышевский" совхозы белән дусларча мөнәсә-бәтләрне искә алдым, чыгарылыш сыйныфы укучыларына уңышлар теләдем.

Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Шамил кызы Гобәйдуллина да буш кул белән килмәгән иде, бүләк тапшырды, котлау сүзләре әйтте. Безне район мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Равил улы Гаязов та котлады һәм ветеран укытучыларга Мактау грамоталары тапшырды.

Сәхнәгә хәзерге җитәкчеләребез күтәрелде. Мәктәп мөдире Разия Галиева, аның урынбасарлары - мин, Гөлнара Галиева, һәм Елена Митряева инде 10 елдан бирле бер команда булып эшлибез.

Аннан соң 10 елдан артык эшләүче укытучылар Рәмзия Әбүбәкерова, Венера Хәкимова, Лидия Апарова, Марина Бәдретдинова, Аделия Шакирова, Чулпан Мәүлетова сәхнәгә чакырылды. Үзебезнең мәктәптә белем алган, хәзер башлангыч сыйныф укытучысы Марина Бәдретдинова мәктәп, укытучылар, сыйныфташлары турындагы якты матур истәлекләре белән уртаклашты.
Безнең мәктәпне тәмамлаган кешеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Шуларның дүртесе үз-ләрен укытучылыкка багышлады: Ирина Корнева Биектауның 3 нче мәктәбендә укыта, Айгөл Гарипова, Марина Барышникова - Чернышевка төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучылары, Диана Петросян - педагогика институты студенткасы.
Кичәбездәге чыгышлар музыкаль котлаулар белән бик матур һәм табигый үрелеп барды.

Бал биюләре буенча Татарстан чемпионнары Ильяс Гыймадиев һәм Неля Шиһабетдинова, Биектауның 3 нче мәк-тәбе музыка укытучысы Ирина Минеева, район мәдәният йорты хезмәткәре Айзат Шакиров җыелган кунакларның күңелен күрделәр. Аларның иҗатын тамаша кылып хозурландык.

Ә инде үзебезнең Чернышевка мәдәният йортының "Зоренька" ансамбле кызлары Наталья Ерошина, Светлана Кормакова, Наталья Петросян, Светлана Егошина чыгыш ясаганда, беркем дә битараф калмады, бөтен зал ду кубып кул чапты.

Бу бәйрәмгә мәктәбебез-дә заманында директор урынбасары булып эш-ләгән, хәзер Биектау районы Туган якны өйрәнү музее директоры Билал Сәллах улы Шиһабетдинов килми кала алмаган иде, билгеле. Үзе эшләгән елларны искә төшереп, укытучының авыр хезмәте турында сөйләп алды ул.

Мәктәпнең иң якын дусты - авыл җирлеге башлыгы Фидаил Гали улы Нигъмәтҗанов та юбилейда бар иде. Совхозда күптәннән эшләгәнлек-тән, мәктәпнең бөтен үткән юлы аның күз алдында бит.

"Аэрокон" фирмасы директоры Владимир Николаевич Малышев та читтә калмады. Бу фирма Чернышевка авылында урнашкан. Владимир Николаевич ярдәме белән мәктәбебездә техник иҗат алга китте, остаханә һәм өйрәнү станоклары төзекләндерелде, бал биюләре түгәрәге оештырылды.

Соңгы кыңгырауны чыңлату хокукы мәктәпнең иң беренче чыгарылышыннан Алмаз Гобәйдуллинга бирелде. Кичә бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды, чәй эчкәндә дә истәлекләр сөйләшү тынып тормады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев