Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Елмаю тормышка ямь өсти

Һәр елны 19 сентябрьдә үзенчәлекле бәй-рәм - электрон дуслык символы булган "смайлик"ның туган көне билгеләп үтелә. 30 елдан артык кулланылышта булу дәверендә "смайлик" электрон аралашуның алмаштыргысыз өлешенә әверелде. Күпләр аннан башка ничек аралашып булыр иде икән, дип тә уйланалар. Һәм бу вакыт эчендә аның төрле мәгънәгә ия булган һәм төрле...

Һәр елны 19 сентябрьдә үзенчәлекле бәй-рәм - электрон дуслык символы булган "смайлик"ның туган көне билгеләп үтелә.

30 елдан артык кулланылышта булу дәверендә "смайлик" электрон аралашуның алмаштыргысыз өлешенә әверелде. Күпләр аннан башка ничек аралашып булыр иде икән, дип тә уйланалар. Һәм бу вакыт эчендә аның төрле мәгънәгә ия булган һәм төрле хисләрне чагылдырган вариантлары барлыкка килде.

"Смайлик" чат яки электрон почта аша аралашканда җитмәгән эчке тойгыларны һәм тавыштагы үзгәрешләрне алыштыра. "Смайлик"лар әңгәмә-дәшеңне яхшырак аңларга, аның кәефе ниндирәк булуны чамаларга ярдәм итә. Һәм алар күңелдә уңай хисләр уяталар.

Коркачык мәктәбеннән СМС-балалар проектында катнашучылар бу көнне игътибарсыз калдырмадылар. Алар мәктәптә "Елмаюың белән уртаклаш" дигән акция уздырдылар. Үзләренең елмаюларын укучыларга, техник хезмәткәрләргә, аш пешерүчеләргә һәм укытучыларга бүләк ителәр.

Нәниләргә бу көнне һава шарлары, ә өлкәнрәк-ләргә кәгазь "елмаюлар" булды. Көзнең шушындый кояшлы көнендә мәктәп кояш нурларыннан түгел, ә бәлки кешеләрнең бер-берсенә бүләк иткән елмаюларыннан балкып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев