Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз...

"Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән....

"Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк.

Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Бүген мин язып үтәсе шәхес шул сыйфатларның барысына да ия дип әйтер идем мин. Сүзем мәктәбебезнең технология һәм физкультура укытучысы Кадыйров Айдар турында.

Айдар Габделхәй улы 1965 нче елның 4 нче сентябрендә Казаклар авылында туган. Гаиләдә өлкән бала. Шуңадыр, бәлки, тырыш, хезмәт сөючән, җаваплы шәхес булып җитлегә. Белемгә омтылу да анда кечкенәдән көчле була. Мәктәпне тәмамлагач, 1982-1984 елларда Казанда училище тәмамлап, 4 нче разрядлы радиомеханик белгечлеге алып чыга. Аннан ике ел хәрби хезмәттә булып кайта. 1988-1991 нче елларда КИПТны уңышлы бетереп, техник-төзүче һөнәре дә ала. Ләкин күңеле һаман белемгә омтылудан туктамый. 1995-2000 нче еллар дәвамында КГПУның физкультура бүлеген читтән торып тәмамлый.

Реклама

Айдар Габделхәй улы 29 ел инде балаларга армый-талмый белем бирә. Белем генә дә түгел, укучылар аннан төгәллеккә, пөхтәлеккә дә өйрәнәләр. Аның остаханәсенә керсәң, таң каласың. Ниләр генә ясап куймаган ул анда! Һәр эш коралы каралган, тәртипләп куелган. Бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә. Спорт инвентарьлары да каралган, һәрберсе үз урынында. Технология буенча аның укучылары һәр ел саен диярлек олимпиадаларда җиңүчеләр булалар. Районыбызда үткәрелгән район башлыгы олимпиадасында аның укучылары 2 ел рәттән җиңеп чыгып, сертификатлар алдылыр. Ә бу бик зур хезмәт, тырышлык нәтиҗәсе. Эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле күренеш. Мәктәптә дә, районда да андый педагогларга хөрмәт белән карыйлар. Айдар Габделхәй улының да мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары бихисап. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнүе дә моның ачык мисалы.

"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән мәкальне девиз итеп яши коллегабыз. Умартачылык белән дә шөгыльләнә. Шәхси машинасы, тракторы бар, хайваннар тота. Гаиләдә ул яхшы ир һәм үрнәк әти. Тормыш иптәше Илһамия белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Арабызда шундый коллегабыз булу белән без горурланабыз. Аңа киләчәктә иҗади уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек-саулык теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев