Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Бу сыйныфта җиңүчеләр тәрбияләнә

Айбаш мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укучы Шәяхмәтов Илнур Россия буенча татарча көрәш ярышыннан чемпион булып кайтты. Без бу җиңүгә бик шатландык. Шәяхмәтов Илнур Айбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныфына, Яңавыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, 2009 нчы елда килде. 9 укучылы класс 13 укучылы коллективка әйләнде. Мин үзем дә бу сыйныфта алтынчы...

Айбаш мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укучы Шәяхмәтов Илнур Россия буенча татарча көрәш ярышыннан чемпион булып кайтты. Без бу җиңүгә бик шатландык.

Шәяхмәтов Илнур Айбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныфына, Яңавыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, 2009 нчы елда килде. 9 укучылы класс 13 укучылы коллективка әйләнде. Мин үзем дә бу сыйныфта алтынчы елымны эшлим. Балалар миңа беренче дәрестән үк ошадылар. Алар дәрестән тыш китапларны бик күп укыйлар. Ә китап яраткан бала тәрбияле, акыллы, итагатьле, хезмәт сөючән була. Дөрес, грамоталылык ягыннан кайберләре бик ялтырамыйлар иде үзе. Ә 6 нчы сыйныфтан алар кадет классы булып киттеләр, татар әдәбияты дәресе дә 2 дән 1 гә калды. Кадет сыйныфына әйләнгәч, ярышларга йөреп, дәресләре дә калгалады, билгеле, ләкин бу малайлар, кызлар чын җиңүчеләргә әйләнделәр. Район күләмендәге ярышларда җиңеп яки призер булып, республика бәй-геләрендә дә сынатмадылар. Спорт ярышларында катнашып, нык ихтыярлы, максатчан була бардылар алар. Күмәк хуҗалык эшендә дә актив булдылар: ындыр табагында эшләделәр, бәрәңге алдылар. Җәмәгать эшләрендә дә намус белән катнашалар.

Илнур, беренче сыйныфка укырга кергәнче үк, татарча көрәш белән шөгыльләнә башлаган иде. Беренче җиңүләре авыл Сабантуйларында булса, аннан соңгыларына район, зона, республика ярышларында ирешелде. Тренерлары Лотфуллин Надыйр Вакыйф улы, бертуган абыйсы Шәяхмәтов Илнар җитәкчелегендә Илнур үрләр арты үрләр яулый барды. Нык ихтыярлы егетнең Россия чемпионы булуы - бердәм тырышлыкның матур нәтиҗәсе.

Илнур көрәштә генә түгел, башка бәйгеләрдә дә җиңүче булды. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта укыганда, ул, "Гаиләм тарихы - илем тарихында" дип аталган иншалар конкурсында катнашып, район күләмендә җиңүче булды, республика буенча III дәрәҗәле Дипломга лаек булды. Аның нәсел шәҗәрәсендә хәрбиләр дә күп, спортчылар да бар. Илнур - тырыш егет. 2014 нче елның урып-җыю сезонында "Правда" колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләде.

Илнурның классташлары да җиңүче. Гомумән, мин бу сыйныфны җиңүчеләр, чемпионнар коллективы дип әйтер идем. Зиннәтуллин Таһир, иҗади, фәнни-эзләнүле, интеллектуаль бәйгеләрдә актив катнаша, җиңүләр яулый. Беренче җиңүе математикадан булса, икенчесе - Г.Тукайга багышланган иншалар конкурсында. Ә аннан соңгыларын санап бетерү мөмкин түгел. Шулай да республика һәм халык-ара масштабта яуланганнарын әйтмичә булмый. Ике ел рәттән, республикакүләм экологик фестивальдә фәнни-эзләнүле эш белән катнашып, II, III урыннарны алды. 2014 елда республика буенча татар теленнән олимпиадада призер булды, ә II Халыкара олимпиада аңа җиңү китерде. Республика буенча үткән "Килә-чәккә билет" иншалар бәйгесендә 2 нче урын яулады, кыйммәтле бү-ләккә лаек булды. 2015 елда республика буенча рус әдәбиятыннан олимпиадада, шулай ук КФУ уздырган регионара татар теле олимпиадасында җиңүче булды.

Физик яктан да чыныгып үсә Таһир. Елдан-ел спорт күрсәткечләре дә яхшыра. Бу уку елында ул районда чаңгы буенча
2 нче урынны алды. Баскетболда егетләр командасының җиңүендә дә аның өлеше зур.

Реклама

Зарипов Фирзәр дә бик тырыш, сәләтле. Автомат сүтеп җыю ярышында һәрвакыт я җиңүче, я призер була. Зона күлә-мендәге кадетлар ярышында ату буенча 1 нче урынга иреште. Айбаш мәктәбендә үтә торган республика халык иҗаты фестивален ачу тантанасы да Фирзәрдән башка барып чыкмый, чөнки ул - сәнгатьле сөйләү остасы. Күптән түгел генә узган Тукай бәйгесендә район буенча 2 нче урынга лаек булды. Шулай ук технология, тормыш иминлеге нигезләре олимпиадасында призер булды. Шигырьләр дә яза.

Ибраһимов Айнур турында да гел мактау сүзләре әйтәсе килеп тора. Ул - көрәшче дә, хоккей уенчысы да, кадетларның командиры да. Шулай булгач, кадет классының уңышларында Айнурның хезмәте бик зур. Бәйгегә әзерләнгәндә, ярыш барышында Айнур хәлиткеч роль уйный, командир буларак алган җиңү грамоталары бихисап аның. Көрәштә район буенча үз авырлыгында 1 нче урын алган егет. Хоккейда ул - иң яхшы һөҗүмче.

Хәйруллин Рәзилнең дә команда уңышларында өлеше зур. Ул үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән башкара, итагатьле, хезмәт ярата, конкурс-бәйгеләрдә актив катнаша. Мәсәлән, татар теленнән үткәрелә торган "Зирәк тиен" бәйгесендә күрсәткечләре яхшы булды, татарча көрәштә 2 нче урынга иреште, күмәк хуҗалыкның ындырында тырышып эш-ләгәнгә "Татмелиорация-Агро"ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бу уку елында 10 нчы сыйныфта 5 егет укый. Алар белән әдәбият дәресләрен үткәрү дә кызыклы. Укучыларның мөстәкыйль, төпле фикерләре бар. Алар моны иншалар язганда да раслыйлар. Әйткәнемчә, алар укуда да, көрәш-бәйге-ләрдә, җәмәгать эшләрендә дә сынатмыйлар. Бу егетләргә ышанырга, таянырга була, алар җаваплылыктан курыкмыйлар. Егетләргә, аларны кыю, батыр, эшчән, физик яктан көчле итеп тәрбияләүдә тырышлыгын кызганмаган сыйныф җитәкчеләре Зиннәтуллин Ленар Нәгыймовичка киләчәктә дә уңышлар телибез, һәрвакыт сау-сәламәт булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев