Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Биектау районында Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттеләр (ФОТО)

Бүген Биектауның Үзәк мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Үзәк мәдәният йорты залында 250 гә якын мәгариф хезмәткәре җыелган иде. Алар арасында мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары бар иде. Чарада котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов һәм...

Бүген Биектауның Үзәк мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Үзәк мәдәният йорты залында 250 гә якын мәгариф хезмәткәре җыелган иде. Алар арасында мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары бар иде.

Чарада котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗановлар чыгыш ясады. Алар үзләренең тормышын мәктәп һәм балалар тәрбияләү белән бәйләгән тәрбиячеләргә һәм укытучыларга котлау сүзләрен җиткерде.

Тантаналы чарада укытучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, район Башкарма комитетының һәм район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Укытучылар белән беррәттән районыбызның зирәк һәм акыллы укучылары да район Башкарма комитеты җитәкчесе кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.

Мәгариф өлкәсе ветераннары, алар арасында Вячеслав Ковалев, Эльмира Галимова, Флера Афанасьевалар бар шулай ук Мактау кәгазьләренә һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Бүген 5 октябрь көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче халык мәгарифе отличнигы Родалия Закировага чарада аерым сүз бирделәр. Ул районның педагогик составы, аларның эшләре белән горурлануын әйтеп китте. Шулай ук район җитәкчеләренең укытучы һөнәренә күрсәткән хөрмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Мәдәният йортында район укучыларының "Минем яраткан укытучым" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесенә килгән эшләр һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең халыклар дуслыгына багышланган кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә дә оештырылган иде.

Газиз укытучылар! Хезмәтегез алдында баш иябез! Киләчәктә дә сезгә саулык-сәламәтлек, сабырлык, эшегездә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев