Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Биектау районы укучысы "Мөстәкыйль балалар" республика конкурсында җиңеп чыкты

Чернышевка мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Серафима Багина "SаMоSтоятельные дети" проекты кысаларында тәмәке тартуга, эчкечелеккә һәм наркотиклар куллануга каршы социаль реклама республика конкурсында җиңү яулады. Серафима, якты һәм бәхетле балачакны гәүдәләндереп, салават күпере рәсеме ясаган. Әлеге конкурсның ничек узганлыгы турында "ТРның Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" методисты Галина Низамова...

Чернышевка мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Серафима Багина "SаMоSтоятельные дети" проекты кысаларында тәмәке тартуга, эчкечелеккә һәм наркотиклар куллануга каршы социаль реклама республика конкурсында җиңү яулады. Серафима, якты һәм бәхетле балачакны гәүдәләндереп, салават күпере рәсеме ясаган. Әлеге конкурсның ничек узганлыгы турында "ТРның Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" методисты Галина Низамова сөйли.

-Галина Борисовна, бүләкләү кайда һәм ничек узды?
-Бүләкләү наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Казанда мәгариф хезмәткәрләре йортында узган семинар-киңәшмәдә Биектау районындагы проект кураторы һәм педагоглар - мәктәп берләшмәләре җитәкчеләре катнашында узды. Балигъ булмаганнарны наркотиклар йогынтысыннан йолып калу һәм республика проектын алга җибәрүдәге эш нәтиҗәләре буенча 2015 елда мәгариф бүлеге методисты Галина Низамова, берләшмә җитәкчеләре - Мәмдәл урта мәктәбеннән Гөлнур Зарипова һәм 1 нче Биектау мәктәбеннән Алина Арсланова республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнделәр.
-Педагоглары белән бергә Биектау укучыларының, мөгаен, мондый конкурсларда беренче генә тапкыр катнашуы түгелдер?
-Наркотикларга каршы конкурсларда катнашу буенча без шактый тәҗрибә тупладык инде. 2009 елда проектны тормышка ашыруга беренчеләрдән булып Бөреле һәм Биектауның 2 нче урта мәктәпләре укучылары кереште. Бүгенге көндә анда 16 мәктәптән 318 укучы һәм "Балкыш" балалар иҗаты йорты катнаша. Алар ел саен үзләре яши торган авылларда "Кайда үлем саталар - хәбәр ит!", "Юк!"- дип әйтергә әзер бул!", "Тәмәкесез Россия", "Сәламәт бул! Бие!" "Елмаюың белән уртаклаш", "Сәламәтлек өчен йөгереп алу", "Сәламәт ана - сәламәт бала", "Шәмнәр саны бары үзеңнән генә тора", "Могҗиза бүләк ит", "Матур, нык кыш-кышкай" дигән профилактик акцияләр уздыралар.
-Проект наркотикларга каршы һәм аның максаты да аңлашыла, тик менә ни өчен ул "SаМоSтоятельные дети" дип атала?
-Чөнки ул лидерлык һәм иҗади сыйфатларны үстерүне максат итеп куя. Мондый акцияләрдә катнашып, балалар үзләре үк сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Әти-әниләр дә мөһим роль уйный. Чөнки мондый проектларда улларын һәм кызларын хуплап, алар психикага йогынты ясаучы матдәләрнең зыяны турында әңгәмә уздырмый калмаслар. Наркотикларга каршы реклама ясаучылар зарарлы гадәтләр булмаган тормышны тасвирлыйлар. Балаларның сәламәтлеген саклау - акция һәм проектларның төп максаты менә шулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев