Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Биектау мәктәпләре – иң яхшылар

Укучыларның белем сыйфатының иң гадел күрсәткече - фән олимпиадалары. Ноябрь-декабрь айларында районның мәгариф тормышында мөһим чараларның берсе - фән олимпиадалары үткәрелде. Бүгенге көндә олимпиадаларның муниципаль туры тәмамланып, нәтиҗәләр ясалды. Гомумкоманда күрсәткечләре һәм җиңүчеләр, призлы урыннарны яулаучылар саны буенча мәктәпләр рейтингы төзелде. Гомумкоманда зачетында урын һәр мәктәпнең барлык фәннәр буенча җыйган...

Укучыларның белем сыйфатының иң гадел күрсәткече - фән олимпиадалары. Ноябрь-декабрь айларында районның мәгариф тормышында мөһим чараларның берсе - фән олимпиадалары үткәрелде.

Бүгенге көндә олимпиадаларның муниципаль туры тәмамланып, нәтиҗәләр ясалды. Гомумкоманда күрсәткечләре һәм җиңүчеләр, призлы урыннарны яулаучылар саны буенча мәктәпләр рейтингы төзелде. Гомумкоманда зачетында урын һәр мәктәпнең барлык фәннәр буенча җыйган баллар суммасы буенча билгеләнә.

Башта ук көтелмәгән яңалыклар булмавын әйтеп китәргә кирәктер. Гомуми рейтингта алдынгы урыннарда төрле вариантларда элеккечә үк Биектауның 1, 2, 3 нче мәктәпләре. Гомуми команда күрсәткечләре буенча урта белем бирү мәк-тәпләре арасында 1 нче урында 3043 балл туплаган 1 нче мәктәп, 2 нче урында 2997 балл җыйган 3 нче мәктәп, 3 нче урында 2926 балл белән 2 нче мәктәп. 2571-1901 балл туплаган Дөбъяз, Айбаш, Бөреле, Күлле, Мүлмә, Ямаширмә һәм Әлдермеш мәктәпләре иң яхшылар унлыгына керделәр. Иң соңгы урында - Шуман урта мәктәбе.

Төп мәктәпләр арасында иң яхшылар - Чернышевка, Алан-Бәксәр һәм Каенлык мәктәпләре. Иң аз балл Олы Кавал төп мәктәбендә.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар саны буенча гомуми белем бирү мәктәпләре рейтингы Биектауның 3 нче урта мәктәбеннән башлана. Әлеге мәктәп укучылары арасында - 35 җиңүче һәм призлы урыннарны яулаучы. Шуларның 10сы 1 нче урыннарны алды. Әлеге рейтингта икенче команда урыны 1 нче мәктәптә - 31 җиңүче һәм призер, өченче урында - 2 нче мәктәп - 30. Иң яхшылар унлыгында шулай ук Дөбъяз, Айбаш, Мүлмә, Усад, Әлдермеш, Мәмдәл һәм Шәпше урта мәктәпләре бар. Коркачык һәм Шуман мәктәпләреннән олимпиадаларда җиңүчеләр юк.

Төп мәктәпләр арасында 1 нче урында - 4 призлы урын белән Казаклар төп мәктәбе. Алат һәм Олы Кавал мәктәпләрендә җиңүчеләр юк.

Быелгы уку елында фән олимпиадаларын үткә-рүдә берникадәр үзгәреш бар. Элек муниципаль тур җиңүчеләре республика турында катнашалар иде. Быел исә республика турында катнашучылар рейтинг буенча сайлана (ягъни, һәр районнан да җиңүчеләр республика турына үтә дигән сүз түгел). Бүгенге көндә районыбызның 22 укучысы катнашучылар исемлегенә керде, аларның саны тагын да артыр дип ышанабыз. Әлбәттә, республика турында катнашучы укучыларыбыздан иң яхшы нәтиҗәләр көтәбез.

Мәгариф бүлеге тарафыннан укучыларны олимпиадаларга әзерләү эше бик җитди алып барылды. Атна саен 1 нче Биектау урта мәктәбендә районның барлык интеллектуаль сәләтле укучылары өчен олимпиадаларга әзерлек дәресләре үткәрелде. Бу дәресләрне районыбызның иң тәҗрибәле укытучылары уздырды. Казан шәһәренең югары уку йортларыннан да белгечләр чакырдык. Кышкы каникулларда "Костер" балаларны сәламәтләндерү-белем бирү республика үзәгендә укучыларны олимпиадага әзерләү буенча профильле смена үткәрелде. Әлеге смена кысаларында 92 укучы үзләре сайлаган фәннәр буенча белемнәрен тирәнәйтә һәм бер үк вакытта кызыклы чараларда катнаша, күңелле ял итә алдылар.

13 нче гыйнвардан олимпиадаларның республика туры старт алды. Районыбыз укучыларына бары тик уңышлар гына телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев