Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Безнең өчен кызарырга туры килмәс

Без мәктәп белән хушлашабыз һәм бернәрсәне дә кире кайтарып та, кабатлап та, үзгәртеп тә булмаячагын аңлыйбыз. Ярамаган эшләребезне һәм хаталарыбызны гафу итүче, безне һәрвакыт аңларга, ярдәм итәргә, өйрәтергә, белем бирергә тырышкан укытучыларыбыз, вакыйгаларга, төрле чараларга бай тормышы белән мәктәп артта калды. Коркачык урта мәктәбе безнең өчен белем ала торган урын...

Без мәктәп белән хушлашабыз һәм бернәрсәне дә кире кайтарып та, кабатлап та, үзгәртеп тә булмаячагын аңлыйбыз.

Ярамаган эшләребезне һәм хаталарыбызны гафу итүче, безне һәрвакыт аңларга, ярдәм итәргә, өйрәтергә, белем бирергә тырышкан укытучыларыбыз, вакыйгаларга, төрле чараларга бай тормышы белән мәктәп артта калды.

Коркачык урта мәктәбе безнең өчен белем ала торган урын гына булмады, ул икенче йортыбызга әверелде. Шушында без дуслаштык, бирем һәм мәсьәләләрне чи-шүдә, тормыштагы проблемаларны хәл итүдә бер-беребезгә ярдәм иттек, бергәләп җиңүләр яуладык, җиңелү ачысын татыдык, бер-беребезнең уңышларына сөенештек һәм авырлык килгәндә юатырга тырыштык. Һәрвакытта да янәшәбездә ярдәм кулы сузарга әзер торучы яраткан укытучыларыбыз - сез булдыгыз. Ә без, барысын да аңлап бетермичә, еш кына сезгә үпкәләдек, кайвакыт үпкәләттек тә. Моның өчен гафу итегез, без бит әле кечкенә идек.

Сез безгә үсәргә һәм акыл тупларга, уйланырга ярдәм иттегез, такта янында гына түгел, тормышта да хаталарыбызны төзәтә белергә өйрәт-тегез.

Без сүзләрдә һәм карарларда хаталар ясамабыз, данлыклы һәм бөек шәхесләр булырбыз, дип вәгъдә итә алмыйбыз, әмма шәфкатьлелек, гаделлек, намуслылык дәресләрен беркайчан да онытмабыз. Киләчәктә безнең өчен оялырга туры килмәслек итеп яшәргә тырышырбыз, мәктәп хатирәләрен фотоальбомнар, файллар һәм дискларда гына түгел, күңел түребездә дә сакларбыз. Тырыш хезмәтләре өчен Рүзәл Рәдиф улына, Әнисә Әнвәр кызына, Лариса Александровнага, сыйныф җитәкчебез Лилия Хәйдәр кызына, беренче укытучыларыбыз Ольга Георгиевнага, Рәмзия Расих кызына, Гөлназ Гомәр кызына, барлык сөйкемле укытучыларыбызга рәхмәт.

Һәрвакытта күләгәдә кала торган кешеләргә - техник персоналга: китапханәчегә, секретарьга, хуҗалык эшләре мөдиренә, ашханә хезмәткәрләренә, җыештыручыларга, гардеробта эшләүчеләргә, ишегалды себерүчегә, каравылчыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез барыгыз да "бишле"гә эшләдегез!

Яңа очрашуларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев