Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Беренче мәктәп – туган йортыбыз

Мәктәп еллары. Гаҗәеп еллар. Күп кешенең хәтерендә иң җылы, иң әйбәт истәлекләр генә калдыра алар. Биектауның 1 нче урта мәктәбе... Сиксән елдан бирле һәр иртәне монда кызыксынучан балалар һәм аларның остазлары - укытучылар ашкынып килә. Ачышлар шатлыгын тоярга, яңа нәрсәләр белергә, үзләрен дә күр-сәтергә һәм дуслашырга өйрәнергә дип ашкыналар. Райондагы...

Мәктәп еллары. Гаҗәеп еллар. Күп кешенең хәтерендә иң җылы, иң әйбәт истәлекләр генә калдыра алар.

Биектауның 1 нче урта мәктәбе... Сиксән елдан бирле һәр иртәне монда кызыксынучан балалар һәм аларның остазлары - укытучылар ашкынып килә. Ачышлар шатлыгын тоярга, яңа нәрсәләр белергә, үзләрен дә күр-сәтергә һәм дуслашырга өйрәнергә дип ашкыналар. Райондагы иң өлкән уку йортының тарихына күз салыйк.

1935 нче елда Биектау районы оештырыла, шул ук елны район үзәгендә башлангыч мәктәп ачыла. Эшли башлаган беренче елларында анда 120 бала белем ала, аларны 4 укытучы укыта. Ә 1957-58 нче елларда инде мәктәптә 20 сыйныф булып, 33 укытучы эшли.

1963 нче елда төзелгән өч катлы бина 2009 нчы елга кадәр хезмәт итә. 2009 елның 1 нче сентябрендә исә яңа бина куллануга тапшырыла. 2011 елда төп бина янына ярдәмче бина да салына. Хәзер мәктәп тоташ бер уку корпусын тәшкил итә.
Мәктәп үзенең тарихын кадерләп саклый, тәмамлап чыккан укучылары белән горурлана. Алар арасында - фән, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән якташларыбызның исемнәре. Менә аларның кайберләре: Р.Х.Закиров -"Геология" фәнни-тикшеренү үзәге директоры; Н.М.Василевский - менеджмент һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе; Ю.П.Переведенцев - профессор, КФУның география факультеты деканы; М.А.Җаббаров - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары; Л.Ш.Сәлимуллин - Россиянең КХДРдагы илчелегендә атташе.

Укытучылар коллективы мәктәпнең традицияләрен бозмаска тырыша. Мәктәбебездән чыккан укучыларның туган уку йортларына кире әйләнеп кайтуы - аеруча күңелле хәл. Бүген коллективта кайчандыр шушында белем алган 17 кеше эшли. Шулардан Т.Б.Гришина, М.В.Лукина, Г.А.Аввакумова, Т.Б.Михайлова - укытучылык хезмәте ветераннары. Ә С.Г.Биккинеев белән Р.А.Габдерәкыйпова мәгариф өлкәсендә инде 40 елдан артык эшлиләр.

Мәктәп директорлары

Нигез салынган көненнән башлап, мәктәпнең директорлары берничә була:
Сергей Алексеевич Фролов (1942 нче елга кадәр),
Дмитрий Кузьмич Мурзин (1942-1943, 1945-1956),
Елизавета Корниловна Мурзина (1943-1945),
Валентина Никифоровна Демагина - интернат директоры (1950-1970),
Григорий Павлович Николаев (1957-1960),
Борис Николаевич Туркин (1954-1957, 1960-1970),
Ирина Александровна Овощникова (1970-1983),
Виктор Иванович Броднев (1983-2009).
2009 нчы елдан бирле Биектауның 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбен Елена Сергеевна Гыйльманова җитәкли.

БЕРДӘМ КОЛЛЕКТИВ

Мәктәпнең укытучылар коллективы югары квалификацияле, һөнәри дәрә-җәләрен даими күтәреп торучы кадрлардан тупланган. Хәзерге вакытта 39 укытучы эшли, шуларның тугызы - югары квалификация категориясенә, унтугызы беренче категориягә ия. Җиде кешенең "РФнең Мактаулы хезмәткәре", алтысының "ТР мәгарифендәге казанышлар өчен" дигән мактаулы исемнәре бар. Укытучыларның күбесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Коллективның горурланырлык казанышлары шактый. Монда "Мәгариф" өстенлекле милли проект җиңүчеләре Е.С.Гыйльманова, А.Л.Камалов, Э.Г.Алиева эшлиләр. 2014 нче елда "Безнең иң яхшы укытучы" грантына Г.Ш.Хәкимуллина һәм Г.В.Насыйбуллина ия булдылар. Инглиз теле укытучылары - Кембридждагы стажировка үтеп кайткан Э.Г.Алиева белән Г.Ш.Хәкимуллина "Алгарыш" бәйгесендә җиңүгә ирештеләр. Т.В. Фомина 2014 нче елда "ТР мәгарифендәге казанышлар өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Безнең укытучылар педагог осталыгының "Ел укытучысы" һөнәри бәйгеләрендә актив катнаша. "Ел укытучысы-2013" һөнәри бәйгесенең муниципаль турында тарих укытучысы А.Л.Камалов абсолют җиңүче булды, аннары районыбыз исеменнән республика этабында яхшы гына чыгыш ясады. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г.В.Насыйбуллина "Ел укытучысы-2014" конкурсының район күлә-мендәге турында 2 нче урынны алды.

Укытучылар коллективы - һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Мәгълүмат технологияләре гаять тиз үскән чорда, эзләнмәсәң, бик артта - узган гасырда ук калуың ихтимал. Моны һәркем аңлый. Инновацияле укыту программаларын үзләштерү, яңа педагогик технологияләрне өйрәнеп, аларны гамәлдә куллану, мәгълүматның иң мобиль чыганагы булган Интернеттан файдалану күпчелек укытучылар өчен нормага әйләнде. Быел мәктәп базасында IT-сыйныф ачылды, ул укучыларга робот техникасы нигезләренә төшенергә, яңа белемнәр үз-ләштерергә ярдәм итә.

Укытучылар коллективы эшенең бердәм методик темасы "Яңа федераль мәгариф стандартларына күчү шартларында укыту процессын оештыруның заманча ысуллары" дип атала. Үзенең миссиясе дип мәктәп, укучылар сыйфатлы белем, тәрбия алсын өчен, аларның һәвәслекләрен һәм сәләтләрен исәпкә алып, җәмгыятькә яраклашуларына ярдәм итәрлек мөмкин кадәр уңайлы атмосфера булдыруны саный.

2014-2015 нче уку елында мәктәптә 344 укучы белем ала. Күбесе фән олимпиадаларында һәм конкурсларда актив катнаша. Алар ел саен, җиңүгә омтылышларын, максатчанлыкларын һәм зирәк остазлары - укытучылары кул астында алган белем багажын кулланып, ирешкән уңышлары белән шатландыралар.

Төп казанышларыбыз

2006 нчы елда мәктәбебез Бөтенроссия мәгариф учреждениеләре конкурсында "Мәгариф" өстенлекле милли проект кысасында җиңеп чыкты, 2007 нче елда Татарстан Республикасы Президенты грантына лаек булды. 1997 нче елдан башлап, 10 ел буе "Ел мәктәбе" район бәйгесендә җиңеп барды, сәламәтлек буенча "Көмеш дәрәҗә"гә ия.

МӘКТӘБЕБЕЗНЕҢ ДАНЫН КҮТӘРҮЧЕЛӘР

Мәктәп укучыларының бөтенроссия фән олимпиадасы йомгаклары буенча, 2014-2015 уку елында егермедән артык укучы муниципалитет этабында җиңүчеләр һәм призерлар булды, өчесе - Рената Галиуллина, 10 нчы сыйныф (әдәбият, җитәкчесе - Е.Г.Борисова), Алинә Дәминова, 11Т сыйныф (рус теле, җитәкчесе - Г.В.Насыйбуллина), Нарек Манукян, 11А сыйныф (география, җитәкчесе - Г.А.Аввакумова) - районыбыз данын республика этабында яклаячак. Укытучылар һәм укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 2015 нче елда 1 нче Биектау урта мәктәбе Мәктәп укучыларының бөтенроссия фән олимпиадасы нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмалары рейтингы җиңүчесе була алды.

Бу уку елында беренче мәктәп укучылары уңышлары копилкасын тагын берничә укучы тулыландырды: авыл мәктәпләре укучыларының "Кыйммәтле мех бирүче җәнлекләр үрчетү" дигән бишенче республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында 2 нче урын алган Гөлнара Каюмова (8Б, җитәкчесе - А.С.Габделисламова), "Аксаков укулары" республика конкурсында 2 нче урын алган Әдилә Мостафина (9Т, җитәкчесе - Г.И.Зарипова), Бөек Ватан сугышында Җиңү-нең 70 еллыгына багышланган "Без хәтерлибез - без кадерлибез" дигән республика конкурсында 2 нче урын алган Камилла Гарифуллина (6Б, җи-тәкчесе - Г.И.Зарипова), "IT-чемпион" республика конкурсында җиңгән Камил Зарипов (2А, җитәкчесе - Р.Р.Галиәхмәтова), "Киләчәккә - билет" республика иншалар конкурсының сайлап алу этабында җиңүче булган Эльвира Сафиуллина (9Т, җитәкчесе - Г.И.Зарипова). РФ гомуми белем бирү учреждениеләренең 2-4 нче сыйныф укучылары өчен татар теле буенча халыкара дистанцион олимпиадасы җиңүчеләре - Никита Судаков (2Б, җитәкчесе - М.Р.Вәлиева), Анастасия Волкова һәм Зарина Золотова (3Б, җитәкчесе - М.Р.Вәлиева, Диана Гагарина (4Б, җи-тәкчесе - М.Р.Сабирова). "Яңа ел эстафетасы" математика буенча бөтенроссия командалы конкурсында җиңгән укучыларыбыз да бар: 9 нчы сыйныф укучылары Ирина Стрекалова, Эльвира Сафиуллина, Анастасия Федорова, Ангелина Баташева. Өченче дәрәҗә Мактау грамотасы белән Даниил Осипов, Кирилл Апайчев, Раил Әскәров, Гадел Усманов бүләк-ләнделәр (җитәкчеләре - З.Ю.Владимирова). "Яңа ел эстафетасы" математика буенча бөтенроссия командалы конкурсында катнашып, гомуми зачетта 3 нче урынны 9А сыйныфы укучылары Ләйсән Гыйлаҗева, Эльвира Зиннәтуллина, Артур Мө-хәммәтҗанов, Динә Нуруллина алды (җитәкчеләре - З.Ю.Владимирова).

СПОРТТАГЫ КАЗАНЫШЛАРЫБЫЗ

Укучылар үз мәктәпләрен һәм Биектау районын төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында да лаеклы күрсәтә. Мәсәлән, 2014 нче елда 6Б сыйныфыннан Данияр Җиһаншин өстәл теннисы буенча II республика спартакиадасында җиңүче булды. 5Бдан Рүзәл Зарипов, 7Бдан Гомәр Ганиев, 7Адан Лия Волкова, 7Бдан Фатимат Муталибова Мәктәп укучыларының "Президент спорт уеннары" дип аталган бөтенроссия кышкы фестиваленең өстәл теннисы буенча төбәк этабы зона ярышларында 1 нче урынны яуладылар. Самир Рәшитов (3Б) - үсмер егетләр һәм кызлар арасында СССР Герое М.А. Просвирин истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча республика турнирында 2 нче урын, Камил Рәхимов (8Б) - бокс буенча "Татарстанның төньяк-көнбатышында иң көчле" дип аталган ачык турнирда 2 нче урын, Михаил Миндрюков (10 нчы сыйныф) - өстәл теннисы буенча республика беренчелегендә ир-атлар арасында парлы разрядта 3 нче урын, Артур Үтәгәнов (6А) - Чаллы шәһәренең тхэквондо буенча ачык беренчелегендә 3 нче урын, Анастасия Никулина (5Б) - "СЁТОКАН кумитэ" көнчыгыш кара-каршы сугышы буенча республика ярышында 10-11 яшьлек кызлар арасында 3 нче урын, Евлампия Колганова (1А) Татарстан Республикасында спорт гимнастикасы буенча шәхси беренчелектә 3 нче урын алдылар.

ТАРИХКА ХӨРМӘТ БЕЛӘН

Мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли. Анда мәктәп һәм район тарихының кыйммәтле материаллары кадерләп саклана. Тупланган әйбер-ләргә нигезләнеп, төрле темаларга экскурсияләр уздырыла. Мәсәлән: "Бөек Ватан сугышы елларында Биектау районы", "Суворов орденлы 334 нче Витебск укчылар дивизиясенең сугышчан юлы", "Советлар Союзы Геройлары - безнең якташлар. Дан орденнарының тулы кавалеры Скрементов М.Н.", "Сугышта солдатларның рухын күтәргән әйберләр (фронт хатлары, җырлар, газеталар турында)", "Кызыл Байрак тарихы", "Мәктәпнең Бөек Ватан сугышы елларындагы тарихы", "Мәктәпне тәмамлаган кешеләр - Ватан өчен сугышларда", "Мәктәп тарихы", "Татлы пышылдау..." (Боратынскийларның Каймар авылында торуы турында), "Гаилә архивыннан", "Өй учагы".

Безнең мәктәп тормышы битләренең әз генә өлеше әле бу. 2015 нче елда Биектауның 1 нче урта мәктәбе үзенең 80 еллыгын бәйрәм итә. Безнең өчен шундый да әһәмиятле дата алдыннан укучыларга, монда эшләүче һәм элек эшләгән укытучыларга, гомерләрен мәктәпкә бәйләгән барлык хез-мәткәрләргә, мәктәпкә тугры булулары өчен, рәхмәт сүзләре әйтмәү мөмкин түгел. Мәктәбебезнең киләчәктә дә чәчәк атуын, эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә яңа иҗади казанышларга һәм җиңүләргә ирешүен телибез!

7 нче февраль көнне 13.00 сәгатьтә мәк-тәпнең актлар залында шушы юбилейны бәйрәм итүгә багышланып узачак тантаналы чарада укытучыларны, элекке укучыларыбызны күр-сәк, бик шат булыр идек. Килегез, балачакның онытылмас атмосферасына, хатирәләр атмосферасына чумыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев