Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Белем тикшерүнең яңа формасы

2004 нче елда мәктәп программасындагы рус теленнән үзләренең белемнәрен тикшереп карарга булган Новосибирск университеты студентлары шул кечкенә генә бер чара халыкара проектка әйлә-неп китәр дип уйламаганнардыр. Әгәр беренче тапкыр диктантны 150 кеше язган булса, 2015 нче елда анда катнашучылар саны дистә меңнәрне тәшкил итте. Болар: Россиянең 350 шәһәрендә, якын һәм...

2004 нче елда мәктәп программасындагы рус теленнән үзләренең белемнәрен тикшереп карарга булган Новосибирск университеты студентлары шул кечкенә генә бер чара халыкара проектка әйлә-неп китәр дип уйламаганнардыр.

Әгәр беренче тапкыр диктантны 150 кеше язган булса, 2015 нче елда анда катнашучылар саны дистә меңнәрне тәшкил итте. Болар: Россиянең 350 шәһәрендә, якын һәм ерак 58 чит илнең йөз-ләгән шәһәрендә яшәүчеләр.

Исегезгә төшерәбез: "Тоталь диктант" - ел саен уздырылучы мә-гариф акциясе. Анда теләгән һәркемгә, катнашып, үзенең рус телен ни дәрәҗәдә бе-лүен тикшереп карау мөмкинлеге бирелә. Акция өчен текстларны танылган Россия язучылары әзерли, театр һәм кино артистлары, музыкантлар әйтеп яздыра.

Бу акция белән кызыксыну ни өчен елдан-ел арта бара соң?

Күпчелек экспертлар фикеренчә, бүген халыкның грамоталылыгы начарлана. Моның төп сәбәбе - кешеләр бик аз укыйлар. Ә уку грамоталылыкның үсүенә сәбәп булып тора бит: укыганда, без сүз-ләрнең ничек язылганын күрәбез, аларны истә калдырабыз. Моннан тыш, хаталы текстлар белән, аеруча социаль челтәр-ләрдә еш очрашабыз, димәк, сүзләрнең ялгыш язылышын истә калдырабыз. Кызганыч ки, соңгы вакытта чыккан китапларда хаталар очрарга мөмкин. Баксаң, аларның күбесе корректорлар төзәтүеннән башка гына бастырыла икән. Элек андый текстларны гомумхалык алдына бөтенләй чыгармыйлар иде. Хәтта телевидениедәге үзәк каналлар хәбәрчеләре авызыннан да хаталы сөй-ләм еш ишетелә. Гәрчә дөрес сөйләм һөнәри норма булып торса да. Җәмгыятебезгә грамоталылык ул кадәр мөһим дә түгел кебек тоела башлый. Ләкин, бәхеткә каршы, бу алай түгел. "Тоталь диктант" - шуңа дәлил.

"Тоталь диктант" проектының максаты бер генә - грамоталылыкны күтәрү-гә кызыксыну уяту. Инде хәзер үк акциянең уңышлы булуын әйтергә мөмкин. Беренчедән, катнашучылар саны арта. Акциядә катнашу күпләр өчен мөһим һәм зарури эшкә әверелде. Икенчедән, күп шәһәрләрдә ел дәвамында әзерлек курслары эшли. Әйтик, Мәскәүдә ул "Җомга көнне - рус теле" дип атала. Димәк, бу бер көнлек акция генә түгел, кешеләр аңа алдан ук әзерләнә. "Отличник"лар, ягъни диктантны бер хатасыз язучылар шулай ук күбәя бара.

Реклама

Беренче уңышларыбыз турында без дә сөйли алабыз. Безнең мәктәп "Тоталь диктант" халыкара акциясендә өченче тапкыр катнашты. Уку елы дәвамында укытучылар да, укучылар да, быел диктант буламы, дип сорап тордылар. Буласын белгәч, узган ел җибәргән хаталарын исләренә төшерделәр, дөрес язу, тыныш билгеләрен кую кагыйдәләрен кабатларга кирәк, дигән карарга килделәр. Бездә акциянең даими катнашучылары бар иде инде, алар - үз белемнәрен тикшереп карарга теләүче укытучылар һәм укучылар. Алардан тыш, үзәк китапханә хезмәткәрләре дә быел икенче ел рәттән проектта катнашты. Фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә менә ниләр яза катнашучылар: "Акциядә катнашу миңа ошады. Мәктәп елларына кире кайткан кебек буласың, мәктәптә алган белемнәреңне тикшереп карарга мөмкинлек бар" (Т.М.Малязина, үзәк китапханәнең методика бүлеге мөдире, мәктәпне 1974 нче елда тәмамлаган); "Бу традициянең нәкъ менә Россиядә барлыкка килүе бик күңелле. Ә хәзер инде бөтен дөнья шушы гүзәл максат - телгә якынаю хакына берләшә" (Рената Галиуллина, 10 нчы сыйныф укучысы); "Акцияне безнең мәктәптә оештыру бик шәп булды. Белемнәребезнең дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт" (Эльмира Садриева, математика укытучысы).

Диктантны язып бетергәч, катнашучылар үз тәэсирләре белән уртаклашты, бер-берсеннән кайбер сүзләрнең дөрес язылышын, тыныш билгеләре куелышын сораштылар. Иң мөһиме - беркем дә битараф калмады. Ә комиссия эшләрне тикшерүгә кереште. Менә 2015 нче елгы "Тоталь диктант"ның отличниклары да билгеле булды: 11 нче сыйныф укучысы Алинә Дәминова, 8 нче сыйныф укучысы Камил Рәхимов, 11 нче сыйныф укучысы Әдилә Камалова, 10 нчы сыйныф укучысы Рената Галиуллина, 11 нче сыйныф укучысы Альберт Насыйбуллин "Безнең мәктәптә бу акция дәвамлы булыр, дип өметләнәбез. Бәлки район дәрәҗәсенә дә чыгар әле. Ул очракта, бу искиткеч чарада тагын да күбрәк кеше катнаша алыр иде", - дип язганнар Әдилә Камалова белән Алинә Дәминова. Кызыклы идея, шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X