Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

“Байтик”: мавыктыргыч уку һәм файдалы ял

"Байтик" компьютерлар лагеренда укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү сменасы узды. Бирегә 68 укучы һәм 12 укытучы килде. Алар өч көн буена белемнәре белән уртаклаштылар. Әлеге сменада булу бәхете безгә дә елмайды һәм хәзер аннан алган тәэсирләребез турында язып китәсебез килә. "Байтик" лагере безгә яшәү шартлары буенча да, лагерь хезмәткәрләре тудырган күңелгә...

"Байтик" компьютерлар лагеренда укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү сменасы узды. Бирегә 68 укучы һәм 12 укытучы килде. Алар өч көн буена белемнәре белән уртаклаштылар. Әлеге сменада булу бәхете безгә дә елмайды һәм хәзер аннан алган тәэсирләребез турында язып китәсебез килә.

"Байтик" лагере безгә яшәү шартлары буенча да, лагерь хезмәткәрләре тудырган күңелгә ятышлы мөнәсәбәте белән дә ошады. Безне үз туганнары кебек каршы алдылар - биредә балаларны яратулары сизелеп тора. Ашханәдә дә бик тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Беренче кичне үк без фәннәр буенча төркем-нәргә бүленеп шөгыль-ләнә башладык. Уку рус, татар, инглиз телләре, биология һәм хокук юнәлешләре буенча барды. Дәресләрне районның иң яхшы укытучылары уздырды: безгә кызыклы һәм мавыктыргыч формада бик күп белем һәм мәгълүмат бирелде. Кичке аштан соң танышулар, күңелле уеннар башланды - балаларга дәрес-ләрдән соң ял да кирәк бит!

Реклама

Икенче көнне безгә чын бәйрәм ясадылар: файдалы дәресләрдән тыш, тортлы һәм бүләкле, кунаклар чакырылган тәмле төшке аш әзерләгәннәр иде. "Байтик"ка Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Ильяс улы Мөхлисов, мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Равил улы Гаязов, методист Сәлимә Фәндүс кызы Юнысова килде. Алар олимпиадаларда аеруча актив катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар һәм уңышлар теләделәр.

Аннары тагын дәресләр башланды. Өченче көнне китәргә җыендык һәм барыбыз да моңсуландык. Бергә укыдык, бергә ял иттек һәм инде дуслашып та өлгергән идек, шуңа күрә бу сменаның бик тиз бетүенә борчылдык. "Байтик"та мондый укытуны ешрак оештырсыннар иде!

Вакытларын кызганмыйча, лагерьда безгә белем биргән укытучылар Дания Мәгъсүм кызы Назаровага, Суфия Габделәхәт кызы Шиһаповага, Гүзәл Шаһинур кызы Хәкимуллинага, Сания Рамис кызы Сәлаховага, Алсу Маннур кызы Миргазизовага, Фәүзия Нурфәт кызы Мөхтәровага, Лилия Хәйдәр кызы Гыйлаҗевага, Айгөл Хәбибрахман кызы Хәйруллинага, Сөмбел Мөхәммәт кызы Вәлиуллинага, Әлфинур Нуретдин кызы Низамиевага, Алсу Гадел кызы Хәировага рәхмәт сүз-ләребезне җиткерәсебез килә. Шулай ук без ныклы белем алу һәм әйбәтләп ял итү мөмкинлеге тудырганнары өчен мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә дә рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев