Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Бар эше дә – “бишле” куярлык!

Еш булмаса да, бөтен эшен "бишле"гә башкара торган кешеләр бар ул. Аларны мәктәпләрдә очратырга була. Шундыйларның берсе Учхоз мәктәбендә эшли. Ул - башлангыч сыйныф укытучысы, педагог-оештыручы Гүзәлия Сафина. Гүзәлия Гаптелислам кызы - гаҗәп изге күңелле, сизгер, эшчән кеше. Аның тормыш девизы: "Ни дә булса эшлисең икән, җиренә җиткер". Шуңа күрә,...

Еш булмаса да, бөтен эшен "бишле"гә башкара торган кешеләр бар ул. Аларны мәктәпләрдә очратырга була. Шундыйларның берсе Учхоз мәктәбендә эшли. Ул - башлангыч сыйныф укытучысы, педагог-оештыручы Гүзәлия Сафина.

Гүзәлия Гаптелислам кызы - гаҗәп изге күңелле, сизгер, эшчән кеше. Аның тормыш девизы: "Ни дә булса эшлисең икән, җиренә җиткер". Шуңа күрә, нәрсәгә генә тотынса да, нәтиҗәсе иң югары дәрәҗәдә булып чыга. Дәресләрен җаны-тәне белән бирелеп уздырганга, Гүзәлия Сафинаның икенче сыйныф укучылары да тиешле нәтиҗәләр күрсәтә. Мәк-тәп күләмендәге ул уйлап тапкан һәм оештырган чаралар исә һәрвакыт хезмәттәшләренең мактавына лаек була.

Мәктәптәге барлык стендлар да Гүзәлия Гаптелислам кызының оста куллары белән эшләнгән. Бар кешегә дә аңлашыладыр: идея табу, уйлап бетерү, җентекләп исәпләү һәм тормышка ашыру җиңел генә түгел бит. Бу эш-ләрдә аңа хезмәттәше, рухландырып торучысы Ирина Анатольевна Гаранина һәм, әлбәттә инде, үзенең сәнгати зәвыгы белән осталыгы ярдәм итә.

Гүзәлия Гаптелислам кызы беренче квалификация категориясенә ия. Ирешелгәне белән генә канәгатьләнеп калмый, югары белем дә ала.

Гаиләсендә менә дигән хатын һәм акыллы өч кыз үстерүче әни дә әле ул. Балаларының беркайчан да оятка калдырмаслыгына иманы камил.

Мәгълүм ки, кадрлары шәп булган мәктәп кенә дәрәҗәле була. Ә Учхоз мәктәбе бу яктан уңды: бездә Гүзәлия Сафина кебек булдыклы кешеләр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев