Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Балалар думасын сайлау

"Биектау" дип аталачак район Балалар думасына һәм "Дружба - Дуслык" балалар иҗтимагый оешмасына сайлау уздыру өчен, барлык мәктәпләрнең иң актив укучылары 1 нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбенә җыелды. Укучылар арасында алдан үткәрелгән сорашып- белешү нәтиҗәсендә, мәктәп тормышында аларны иң нык кызыксындыра торган берничә юнәлеш ачыкланды: уку сыйфатын...

"Биектау" дип аталачак район Балалар думасына һәм "Дружба - Дуслык" балалар иҗтимагый оешмасына сайлау уздыру өчен, барлык мәктәпләрнең иң актив укучылары 1 нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбенә җыелды.

Укучылар арасында алдан үткәрелгән сорашып- белешү нәтиҗәсендә, мәктәп тормышында аларны иң нык кызыксындыра торган берничә юнәлеш ачыкланды: уку сыйфатын яхшырту; сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау; мәктәп укучыларына хокукый һәм гражданлык тәрбиясе бирү; волонтерлык һәм тимурчылык хәрәкәтен җәелдерү; журналистиканы һәм мәктәп телевидениесен алга җибәрү; патриотик тәрбия. Җыелган балалар җиде төркемгә бүленеп эшләде, һәрберсенә район кысаларында үз юнәлеше буенча проект төзү бурычы куелды.

Проектны башкарып чыгу өчен, фикердәшләргә бары тик 20 минут кына вакыт бирелде. Анда проектның максатлары, бурычлары, эшчәнлек юнәлешләре, чараларның, катнашучыларның исемнәре, көтелгән нәтиҗә күрсәтелергә тиеш иде. Кем әйтмешли, хаклык бәхәстә туа. Бу юлы да ду кубып фикер алышу аларга логика чылбырын төзергә һәм команда белән эшләнгән проектны яклап чыгарга булышты.

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "70 "бишле" - минем кечкенә булса да Җиңүем!" дигән проектны "Ватанпәрвәрләр комитеты" тәкъдим итте. Анда катнашу һәр укучының хәленнән килерлек, чөнки асылы гади генә: апрельдән башлап 9 Майга кадәр 70 "бишле" алырга кирәк. "Җиңүнең 70 еллыгына - 70 агач" акциясе дә игътибарга лаек: барлык торак пунктлар яшеллеккә күмелеп утырса, шәп була ич!

"Мәдәният-ял комитеты" "Кем кемне?" дигән бәйге тәкъдим итте. Бию, җыр, ШТК (КВН) һәм башка ярышлардан торган конкурста иҗтимагый оешмаларда катнашучылар үзләренең иҗади сәләтен күрсәтә, сәхнәдә югалып калмаска өйрәнә ала.

Теләүчеләргә презентацияләр белән чыгыш ясау - үзләренең мавыгулары, кызыксынулары турында сөйләү мөмкинлеге бирелде. Һәр төркемнән берәр кешене советка сайлау тәкъдимен балалар хуплады. Бу совет билгеле бер юнәлешкә җитәкчелек итәчәк.
"Биектау" Балалар думасын сайлауга алар җитди карады. Дума рәисе итеп 1 нче мәктәп укучысы Гөлзилә Баязитова сайланды, урынбасары 3 нче мәктәптән Айрат Гайфуллин булды. Район Балалар думасы советы түбәндәге комитетларны берләштерәчәк: "Уку" (җи-тәкчесе - Олы Кавал мәктәбе укучысы Сиринә Фәхриева), "Хокукый" (җи-тәкчесе - Чернышевка мәктәбе укучысы Вилена Митряева), "Мәдәният-ял" (җитәкчесе - Шәпше урта мәктәбе укучысы Наталья Додонова), "Спорт-сәламәтләндерү" (җитәкчесе - Мәмдәл урта мәктәбе укучысы Алинә Мотыйгуллина), "Хезмәт" (җитәкчесе - Пановка мәктәбе укучысы Аида Ермолаева), "Матбугат үзәге" (җитәкчесе - Әлдермеш урта мәктәбе укучысы Әдилә Галимова), "Ватанпәр-вәрләр" (җитәкчесе - Усад урта мәктәбе укучысы Екатерина Коробкова).

"Дружба - Дуслык" балалар иҗтимагый оешмасына да сайлау узды. Аны 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Аделя Зиннәтуллина җитәк-ләячәк. Комитетлар кебек үк исемләнгән секторларның да җитәкчеләре билгеле булды: "Уку" - Бөреле мәктәбе укучысы Диана Фазылҗанова, "Хокукый" - Суыксу мәктәбе укучысы Эльмира Җәләлиева һәм Пановка мәктәбеннән Камилла Маликова, "Мәдәният-ял" - 3 нче номерлы Биектау мәктәбе укучысы Ангелина Державина, "Спорт-сәламәтләндерү" - Мәмдәл мәктәбе укучысы Эльмира Сәйфуллина, "Хезмәт" - Әлдермеш мәктәбе укучысы Айгөл Гыйниятуллина, "Матбугат үзәге" - Олы Битаман мәктәбе укучысы Гөлназ Усманова, "Ватанпәр-вәрләр" - Алан-Бәксәр мәктәбе укучысы Альбина Һидиятуллина.

Март аенда активның җыелышын Мүлмә мәктәбендә уздыру планлаштырыла. Балаларның киңәшләшер мәсьәләләре күп әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев