Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Балачак – кеше тормышының иң гүзәл чоры

Биектауның 1 нче мәк-тәбендә кайчандыр белем алган укучылар һәм аларны укыткан укытучылар, 7 февральдә мәктәпнең 80 еллыгын билгеләп үтү өчен, туган мәктәпләре бусагасын бигрәк тә дулкынланып һәм ниндидер могҗиза көтеп атлап кергәннәрдер. Бу көн барыбызны да кире кайтарып ала алмаслык үткәнгә, шатлык-сөенечләр, борчылу-көе-нүләр, хаталар һәм уңышлар, беренче мәхәббәт, киләчәккә өметләр,...

Биектауның 1 нче мәк-тәбендә кайчандыр белем алган укучылар һәм аларны укыткан укытучылар, 7 февральдә мәктәпнең 80 еллыгын билгеләп үтү өчен, туган мәктәпләре бусагасын бигрәк тә дулкынланып һәм ниндидер могҗиза көтеп атлап кергәннәрдер.

Бу көн барыбызны да кире кайтарып ала алмаслык үткәнгә, шатлык-сөенечләр, борчылу-көе-нүләр, хаталар һәм уңышлар, беренче мәхәббәт, киләчәккә өметләр, хыялларга бай булган үзенчәлекле кечкенә илгә алып китте. Шунысы куанычлы, бу хыялларның күбесе тормышка ашты.

Яңгыравыклы мәктәп кыңгыравы тантананың башлануын белдерде. Ветеран педагоглар һәм араларында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, районның мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов, Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин булган кунаклар мактаулы урыннарны алдылар.

60-70 нче, 80-90 нчы, 2000-2014 елгы кыңгыраулар чыңлады... Һәм заман тәгәрмәче, узганнарны искә төшереп, мәктәпнең бөтен тарихын чагылдырып, әйләнә дә башлады. 80 ел дәверендә мәктәпнең ун директоры булды. Т.Ф.Нырова, Л.П.Блохина; үзе теләп фронтка киткән һәм 1942 елда һәлак булган С.А. Фролов. Мәктәпкә иң кыен сугыш чорында җитәкчелек иткән Мурзина Елизавета Корниловна. Бөек Ватан сугышында катнашкан Дмитрий Кузьмич директор булганда Биектауның җидееллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәр-телә. Очрашуга Мурзиннарның кызы Светлана Дмитриевна да килгән иде. Ул педагог әти-әниләре турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Безнең мәктәпне 1950 елда тәмамлаган Егорова-Лапшина Надежда Григорьевна үз мәктәбендә 47 ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде.

Укучылар кунакларга И.Дунаевскийның шул ерактагы 1950 елда язган данлыклы "Мәктәп вальсы"н бүләк иттеләр.

1 нче мәктәпне тәмамлап, күпмедер вакыт шушында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Клара Хәмит кызы Ахманова өч катлы мәктәп төзетүгә ирешкән Г.П.Николаев турында сөйләде. Мәктәпне исә икенче директорга, Җиңүне Берлинда каршылаган фронтовик Б.Н.Туркинга төзеп бетерергә туры килә. Аның кызы һәм оныгы, шушы ук мәктәптә укып чыккан Татьяна Борисовна һәм Антон Владимировичның чыгышлары аеруча зур тәэсирләр калдырды.

Реклама

И.А.Овощникова мәктәпкә 13 ел җитәкчелек итте. Аның турында безнең мәктәпне тәмамлап, шунда ук 37 ел технология укытучысы булып эшләгән Михайлова Татьяна Борисовна сөйләде.

Зал экранда сурәте күренгән һәр директорны, һәр укытучыны алкышлап каршы алды. Һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел: бу кешеләр күпме кешенең язмышына үз өлешен керткән, аларның тормышларында тирән эзләр калдырганнар.

Экранда Виктор Иванович Броднев портреты пәйда булганнан соң залда тынлык урнашты, аның турындагы фильмны аягурә басып карадык. Бу исем бик күпләрнең йөрәгендә җылы хисләр уятты һәм күз яшьләре булып бәреп чыкты... Кеше китә, ә эше кала. Эше генә түгел, аның изге гамәлләре, зирәк фикерләре һәм кешелеклелеге сагындыра. 26 ел буена мәктәпкә җитәкчелек иткән Виктор Иванович башкаларга карата мәрхәмәтле булды. Заман тормышында безгә нәкъ менә шушы сыйфатлар җитми.
Очрашуның тантаналы өлеше мәктәпнең хәзерге директоры Елена Сергеевна Гыйльманова чыгышы белән тәмамланды, ә педагоглар коллективы мәктәп гимнын башкарды.

Бу көнне мәктәптә һәркем дә җылылык һәм игътибар үзәгендә булды, һәркем дә хатирәләре белән уртаклаша, яраткан укытучысына рәхмәт сүзләрен әйтә алды. Аннары очрашуга килүчеләр мәктәп коридорларына таралыштылар, төрле еллардагы фотосурәтләр куелган музейга керделәр, үзләрен кабат укучылар итеп тою өчен парта артында да утырып карадылар. Күпме шатлыклы очрашулар, дулкынландыргыч хатирәләр булды!

Юбилей тантанасына килүчеләр мәктәптә аларны һәрвакыт көтеп торуларына, беркайчан да онытмауларына инандылар. Мәктәп тәрәзәләреннән сирпелгән яктылык, укытучы әйткән тирән мәгъ-нәле сүзләр, балачактагы дуслар йөрәкләребезне һәрвакыт җылытып торыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев