Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Артек дигән могҗиза!

Май аеның бик матур көннәренең берсендә миңа балалар җәмәгать оешмалары һәм укучыларның үзидарә органнарының Бөтенроссия конкурсында җиңгән өчен дустым Айрат Гайфуллин белән бергә "Артек" лагерена путевка бирелүе турында хәбәр иттеләр. 28 майда без Кырым дип аталган гаҗәеп матур ярымутрауга юл тоттык. Артектагы лагерьларның берсе - "Лазурный" безне күтәренке күңел һәм...

Май аеның бик матур көннәренең берсендә миңа балалар җәмәгать оешмалары һәм укучыларның үзидарә органнарының Бөтенроссия конкурсында җиңгән өчен дустым Айрат Гайфуллин белән бергә "Артек" лагерена путевка бирелүе турында хәбәр иттеләр.

28 майда без Кырым дип аталган гаҗәеп матур ярымутрауга юл тоттык. Артектагы лагерьларның берсе - "Лазурный" безне күтәренке күңел һәм искиткеч кунакчыллык белән каршы алды. Әлеге лагерьның ашханәсен һәм "Боско" фирмасында тегелгән зәңгәрсу төстәге форманы мин беркайчан да онытмаячакмын! Мине "Енот" отряды президенты итеп сайладылар. Мин үземнең отрядым белән бергә иҗади Ассамблея, иҗади бенефис, Евровидение дигән төрле чараларга әзерләндем. Без шулай ук спорт бәй-геләрендә катнаштык, "Верхний" лагерена походка бардык. Безне нәкъ менә шушы лагерьда пионерга алдылар, "Аю-Даг" тавын буйсындырырга да без нәкъ менә шуннан кузгалдык һәм анда чын артеклылар булдык. Безгә шулай ук "Сәйлән үрү", "Геология", "Тылсымнар" һәм башка түгәрәкләргә язылу мөмкинлеге дә бирелде. Түгәрәкләргә без Артек мәктәбенә йөрдек. Артек мәктәбендә кызыклы конференцияләр уздырдылар һәм миңа шуларның берсендә булу бәхете елмайды. Мин конференциядә Артек лагереның генераль директоры Алексей Каспржак белән бергә катнаштым. Әмма барыннан да бигрәк минем үземә дә, дусларыма да диңгезгә сәяхәт ошады. Диңгезне оныта торган түгел! Дулкыннар һәм аларның ярларга китереп бәрүе карап туймаслык күренеш! Кара диңгез буйлап теплоходта йөрүләр үзе бәхеткә тиң.

Иң күләмле чараларның берсе Артекның 90 еллык юбилеена багышланган концерт булды. Әлеге тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашты һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Чараның үзен Абсолют ролендә (Артек лагеренда тыныч сәгатьне шулай дип атыйлар) Александр Олешко алып барды. Концерт азагында бәйрәм салюты һәм дискотека оештырдылар, шулай ук Артек кепкалары да бүләк иттеләр!

Килеп җитүгә үк безне Кырымның табигате сокландырды: биек-биек кипарислар, гаҗәеп матур куаклар, хуш исләр таратып утыручы розалар һәм ялкын телләре сыман булып, клумбалардан "чәчрәп" торучы чуар мәкләр. "Лазурный" лагеры да беренче күрүгә үк әсир итә. Аның территориясендә "Суук-су" дип аталган гаҗәеп матур сарай һәм "Пушкин мәгарәсе" урнашкан. Ерактан "Адалар кыялары" һәм бөек тау "Аю-Даг" күренеп тора. "Суук-су" сараенда космонавтика музее бар, анда Юрий Гагарин үзе булган.

Без Кырымның Көньяк ярына, Массандра һәм Ливадия сарайларына, Гурзуфка, Монетный дворга бардык. Әмма иң истә калганы - Севастопольгә сәяхәт булды. "Севастополь өчен көрәш" дигән данлыклы панорама онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Артек - хыялларны тормышка ашыра, әкиятне чынбарлык итә торган урын. Анда яңа дуслар табасың, ниндидер яңа-лыкларга өйрәнәсең. Артекны мин беркайчан да онытмаячакмын! Артек - күңелемнең түрендә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев