Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Аның гомере балаларга багышланган

Узган елның соңгы көннәрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, тантаналы рәвештә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында биектаулылар да бар иде. Усадтагы 70 нче һөнәр училищесының директор урынбасары - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Виктор Иванович Филимоновка медаль тапшырылды, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы"...

Узган елның соңгы көннәрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, тантаналы рәвештә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында биектаулылар да бар иде. Усадтагы 70 нче һөнәр училищесының директор урынбасары - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Виктор Иванович Филимоновка медаль тапшырылды, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.

Виктор Филимонов бөтен гомерен шушы училищега багышлаган, дияргә дә була. Көнләшерлек хезмәт сөючәнлеге һәм үз эшен җаваплылык тоеп башкаруы нәтиҗәсендә, ул педагоглар арасында да, җәмәгатьчелек, ата-аналар һәм балалар арасында да гаять зур ихтирам һәм абруй казанды. Яңа иҗади фикерләр белән янып йөрүче педагог һәрвакыт һәр эшен ахырына җиткерергә гадәтләнгән. Төгәл һәм әйткән сүзендә торучан кеше буларак, ул үз хезмәтен дә, педагоглар коллективы хезмәтен дә җентекләп оештыруны мөһим дип саный. Югары квалификация категориясенә ия укытучы Виктор Иванович үзенең дәресләрендә укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыруның төрле формаларын һәм ысулларын куллана, укыту-тәрбия процессын кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итәргә омтыла. Аның укучыларының әзерлек дә-рәҗәсе һөнәри уку йортын тәмамлаучыларга куела торган таләпләргә һәрвакыт җавап бирә.

Күпьеллык зур тәҗрибәсе булуга да карамастан, Виктор Филимонов даими рәвештә педагоглык осталыгын камилләштерә. Фәнни-методик үзәк ул төзегән авторлык программасын үсмерләрне армия хезмәтенә әзерләү өчен кулланырга киңәш итә. Шуны да әйтергә кирәк: ул эшләгән программа Татарстан Республикасының педагогик инновацияләр классификаторына кертелде.
Училищеда укучы егет-ләр һәм кызлар дәрестән тыш чараларның барысында да актив катнашалар. Виктор Иванович - аларның алыштыргысыз оештыручысы һәм рухландыручысы. Аның шә-кертләре ел саен спортның хәрби-гамәли төр-ләре буенча төрле дәрәҗәдәге спартакиадаларда, тарихи-патриотик конкурсларда катнашалар, Россия һәм республика күләмендәге конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.

Мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен Виктор Филимонов "Сәләтле балалар - Россиянең киләчәге" халыкара энциклопедиясенең "Мактау тактасы" рубрикасында урын алды. Виктор Иванович "Россия Федерациясе башлангыч һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре", Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлар өчен" күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасының "Ватанпәрвәрлек өчен" билгесе, Россия Федерациясенең "Мәгариф үсешенә өлеш керткән өчен" медале һәм төрле дәрәҗәдәге күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Филимоновлар гаиләсендә тагын бер медаль бар әле. "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип атала ул. Виктор Иванович белән Нина Николаевнаны яхшы балалар тәрбияләгән, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклаган өчен, гаилә бәйләнешләре ныклыгы өчен бүләкләделәр.

Игътибарлы, зыялы педагог, инициативалы, акыллы, актив тормыш позицияле җитәкче Виктор Иванович балалар, укытучылар һәм ата-аналарның гына түгел, авылдашларының да зур хөрмәтенә иреште.

Виктор Ивановичны дә-рәҗәле бүләге белән котлыйбыз! Хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев