Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Алар Туган илне сакларга әзер

Спорт-патриотик һәм призывка кадәрге яшьләрнең "Патриот" республика үзәгендә Татарстан Республикасындагы хәрби-патриотик клубларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган XII нче Ачык слеты булды. Слетта 20 хәрби-патриотик клубтан 14-16 яшьтәге 160тан артык кеше катнашты. Анда Биектау районыннан Дөбъяз, Ямаширмә, Бөреле мәктәп-ләре командалары барды. Аларга автоматны сүтеп җыюда, саф әзерлегендә, волейбол...

Спорт-патриотик һәм призывка кадәрге яшьләрнең "Патриот" республика үзәгендә Татарстан Республикасындагы хәрби-патриотик клубларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган XII нче Ачык слеты булды.

Слетта 20 хәрби-патриотик клубтан 14-16 яшьтәге 160тан артык кеше катнашты. Анда Биектау районыннан Дөбъяз, Ямаширмә, Бөреле мәктәп-ләре командалары барды. Аларга автоматны сүтеп җыюда, саф әзерлегендә, волейбол һәм мини-футбол турнирында, шулай ГТО нормаларын үтәүдә - барлыгы ун төрдә көч сынашырга туры килде.

- Хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр - ветераннарның, җиңүчеләрнең эшен дәвам иттерүчеләр. Сезнең йөрәк-ләрдә җиңүчеләр каны һәм ул сезгә шундый ук кыю, тапкыр һәм көчле булырга мөмкинлек бирә, - диде слетны ачканда сугышчан хәрәкәтләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары белән эшләү буенча Иҗтимагый комиссия рәисе Александр Поляков.

- Татарстан Республикасының ДОСААФ идарәсе рәисе урынбасары очрашу барышында хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләрнең барысы да, бәлки, армиягә бармас та, әмма аларның һәммәсе дә патриотлар булачак, дип билгеләп үтте. Бүгенге чараның төп мәгънәсе дә, аның сүзләренчә, нәкъ менә шушында.

- Татарстанда патриотик хәрәкәт югары дәрәҗәдә: республика территориясендә 65 хәрби-патриотик клуб эшли, - дип ассызыклады "Патриот" республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов. - Аның составына кадет сыйныфлары укучылары гына түгел, ә бәлки моның белән кызыксынган барлык укучылар да керә. Слет барышында балалар бер-берсе белән очраша, тәҗрибә уртаклаша һәм иң яхшыларны ачыклый алалар. Без ел саен 20 клубны чакырабыз һәм берничә елда алар барысы да слетта катнашачак.

Слет уздырганда үзәк территориясе зур тамаша мәйданчыгына әверелде. Һәм анда хәрби-патриотик клублар һәм берләш-мәләр, яшьләргә патриотик тәрбия бирүче оешмаларда тәрбияләнүчеләрдән иң яхшылар үзләренең кү-некмәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Командалар үз клублары белән таныштырдылар, спортның техник төрлә-рендә, автоматны сүтеп җыюдагы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Патриотлык һәм гражданлык, рухилык һәм яшь буынның Россия тарихы белән кызыксынуын арттыру - болар конкурсны оештыручылар үз алларына куйган бурычларның кайберләре генә.

- Бу ярышларга без бик озак һәм тырышып әзерләндек, - диде Дөбъяз урта мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Радик Җиһаншин. - Һәр иртәдә балалар йөгерергә чыктылар, дәресләрдән соң калып шөгыльләнделәр, гер күтәрделәр. Өйләрен-дә дә тик тормадылар, чөнки башка командалар белән үзеңне даими камилләштергәндә генә ярышырга була.

Дөбъяз урта мәктәбенең "Булачак сугышчы" хәрби-патриотик клубыннан ун укучы барды һәм алар башка командалар белән тиң булып көрәштеләр. АК-74 автоматын сүтеп җыйганда дөбъязлылар икенче урынны алдылар. 1 километрга йөгерештә дә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Әдилә Гайнетдинова белән Алия Таҗиева бик шәп чыгыш ясадылар. Карап торышка бик нәфис булып тоелсалар да, сигез килограммлы герне җиңел итеп күтәрделәр. Нәтиҗәдә Әдилә икенче урынны алды, ә Алия - өченче.

- Безнең командирыбыз 7 сыйныф укучысы Эмиль Сәйфетдинов. Ул иң яхшысы, аңа тиңнәр булмады, - дип горурланып әйтте клубның иң актив әгъзаларыннан берсе - 10 сыйныф укучысы Эльмир Сабиров.

- Безнең өчен бик кызыклы һәм заманча таныштыру әзерләгән музыка укытучысы Гөлнара Галиуллинага бик зур рәхмәт, - диде Әдилә Гайнетдинова.

Дөбъязның "Булачак сугышчы" клубы үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге, шулай ук тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Радик Җиһаншинның оештыру сәләте бәрабәренә бронза призердан нибары 6 гына баллга калышып, дүртенче урынны алды. Дөбъяз мәктәбенең хәрби-патриотик клубы әгъзалары мондый составта беренче генә тапкыр катнашсалар да, алар барлык сынауларны уңышлы уздылар. Шулай ук Ямаширмә, Бөреле мәктәпләре вәкилләре дә лаеклы урыннар алдылар.

Хәрби-патриотик клублар һәм берләшмәләр эшчәнлегенең төп казанышы - аларда тәрбияләнүчеләр санының артуы. Яшьләрнең хәрби-патриотик шөгыльләр белән һаман күбрәк кызыксынуы, әлбәт-тә, сөенечле күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев