Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Заводның киләчәге өметле

    Усад спирт заводы эшчеләренең Биектау муниципаль районы җитәкчеләре белән очрашуы булды. Әлеге предприятие республикада бик күптәнгеләрнең берсе, ә хәзер ул безнең район өчен бюджетка зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Завод директоры Сергей Николаев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов, "Бердәм Россия" партиясенең Биектау бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Шәйхетдинов катнашындагы очрашуны...

    Усад спирт заводы эшчеләренең Биектау муниципаль районы җитәкчеләре белән очрашуы булды.

    Әлеге предприятие республикада бик күптәнгеләрнең берсе, ә хәзер ул безнең район өчен бюджетка зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Завод директоры Сергей Николаев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов, "Бердәм Россия" партиясенең Биектау бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Шәйхетдинов катнашындагы очрашуны башлап җибәргәндә, район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина районның икътисади үсешенә өлеш кертүләре, төрле чараларны уздыруда хәйрия ярдәм күрсә-түләре өчен хезмәт коллективына рәхмәт белдерде.

    Ул завод хезмәтчәннәренә районның 2011 елны ничек тәмамлавы турында сөйләде, бюджетның шактый арттырып үтәлүенә тукталды. Торак йортлар төзелешенең киң җәелдерелүе игътибарга лаек, бу йортлардан Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветеран толлары һәм төрле программалар буенча яшь гаиләләр яңа квартиралар алды. Районны Рөстәм Кәлимуллин җитәкли башлау белән авыл юлларын төзү активлашты. Су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителә башлады, авыл җирлекләре буенча проектлар төзелде һәм тормышка ашырылырга әзерләнә. ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков тырышлыгы белән Газлаштыру фонды буенча бик күп эшләр башкарылды.

    Җиде мәктәпне ремонтлауга зур тырышлык куелды. ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәмендә 1 нче Биектау урта мәктәбенең яңа бинасы төзелеп бетте. Спортка һәм яңа спорт объектларын төзүгә игътибар артты, шул исәптән "Бердәм Россия" партия-се ярдәмендә "Боз сарае" төзелә башлады. Безнең район яңа елны - РФ Президенты сайланачак елны күтәренке күңел белән башлап җибәрде. Ул, республика ярдәмен тоеп, бөтен Татарстан, бөтен ил белән бергә алга, билгеләнгән максатларга баруын дәвам итәргә уйлый. Раушан Хәйруллина завод хезмәткәрләре 4 мартта Россия Президентын сайлауда актив катнашырлар, дип ышануын белдерде.

    Бу очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов Усадта яңа мәдәният йорты булачак, дигән күңелле хәбәр җиткерде. Республика киләсе елга аның төзелешен раслады.

    Завод директоры Сергей Николаев коллективка производствоның киләчәктә ничек үсәчәге турында сөйләде. Тармакта кыскартулар булса да, нәкъ менә Усад спирт заводын калдырырга булганнар, чөнки анда коллектив та тотрыклы, складларда саклау мөмкинлекләре дә яхшы. Күптән түгел чиста суның куәтле катламы ачыкланган, бу заводны да, шушы территориядәге поселокларны да су белән тәэмин итүне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

    Очрашуда катнашучылар Усад авылын, балалар бакчасын төзекләндерү турындагы сорауларга җаваплар ишеттеләр.

    М.ТИМОНИНА.

    Рәсемдә: Усад спирт заводы хезмәтчәннәре җыелышта.

    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: