Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Заман безне сайлады”

    Татарстан Кинематографистлар союзы шушы көннәрдә биектаулыларга тәкъдим иткән фильм менә шулай дип атала. Әлеге кино район җитәкчеләре, актив, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм район үзәге халкына район мәдәният йортында күрсәтелде. Иҗади коллективларның мондый очрашулары республикада "Бердәм Россия"нең "Безнең кино" партия проекты кысаларында уза һәм алар үз алларына кино сәнгате...

    Татарстан Кинематографистлар союзы шушы көннәрдә биектаулыларга тәкъдим иткән фильм менә шулай дип атала.

    Әлеге кино район җитәкчеләре, актив, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм район үзәге халкына район мәдәният йортында күрсәтелде. Иҗади коллективларның мондый очрашулары республикада "Бердәм Россия"нең "Безнең кино" партия проекты кысаларында уза һәм алар үз алларына кино сәнгате казанышларын һәр кешегә җиткерүне һәм тамашачылар белән мәдәни аралашуны җайга салуны максат итеп куя.

    "Мәгълүм максатларга без бары тик сөйләшеп-аралашып кына ышанычлы рәвештә алга бара алабыз, - диде фильмны карый башлаганчы кереш сүзендә "Бердәм Россия" партиясенең региональ башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Юрьевна Несмелова. - Тарих шарт фигыльне кабул итми - фильмның төп фикере менә шунда". Ул шулай ук "Безнең кино" партия проектының максаты сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итү дә, диде. Соңгы елларда ил һәм республика җитәкчеләре ярдәмендә әлеге юнәлештә күп нәрсәләр эшләнә.

    Тамашачылар белән очрашуда иҗат төркеменнән фильмның икенче режиссеры (сорежиссер) Светлана Наумова, Татарстан Республикасы Кинематографистлары союзы рәисе Илдар Матуров, редактор Рөстәм Рәшитов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Бердәм Россия" партиясе фракциясе әгъзасы, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Азат Зиятдинов катнашты.

    "Заман безне сайлады" фильмы нәрсә турында соң? Ул республикабыз тарихы, бөек шәхесләр турында. Фильм шулай ук республиканың бүгенге гражданнары тарих сабакларын аңлау өчен дә мөһим. ХХ нче гасырның беренче яртысында илебездә булган фаҗигале вакыйгалар Татарстан Республикасын да әйлә-неп узмады. Болар революция дә, гражданнар сугышы да, коллективлашу да, сәяси репрессияләр һәм Бөек Ватан сугышы да. Илебездәге үзгәртеп корулар чоры халкыбызның бөек улларын - Сәид-Галиевне, Мирсәгыйть Солтангалиевне, Шамил Усмановны танытты, соңыннан алар үзләре төзегән җәмгыятьнең корбаннары булдылар. Репрессияләр сәнгать эшлеклеләренә ­ - язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнарга да кагылды. Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан һәм башкалар иҗат көче ташып торган чакта репрессияләнделәр. Һади Такташ, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Бакый Урманченың да язмышлары фаҗигале. Алар үз чоры балалары иделәр, һәм заман аларны сайлады. Фильм менә шушы турыда.

    Бу кино турында фикер бер генә төрле була алмый. Тормыш тәҗрибәсеннән, белеме һәм карашларыннан чыгып аңа һәркем үз бәясен бирә, үзенең мөнәсәбәтен чагылдыра ала. Киноның тарих сабаклары турында булуы гына бәхәссез. Бу хаталар ил, республика тарихында кабатланмаска тиеш.

    - Безгә бернинди авыр кичерешләр, револю-цияләр кирәк түгел, - диде фильм турында әңгәмә вакытында Азат Шәймулла улы Зиятдинов. - Халкыбыз бик күп фаҗигаләр кичерде һәм ул тыныч, тотрыклы тормышка лаеклы. Безгә нәтиҗәле эшләрлек уңай шартлар кирәк. Халык күңелендә якты килә-чәккә өмет беркайчан да сүнми. Үз акылың белән яшәргә һәм алга таба дөрес юлдан атларга кирәк.

    Моннан 20 еллап элек үзгәртеп корулар башланганда режиссер Илдар Матуров «Искушение» ("Вәсвәсә") дигән кино төшерде. Ул нибары 10 гына минутлык булса да, кешеләр кылган гамәлләрнең бәясе турында тирәнтен уйландыра. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрының танылган артистлары Ренат Таҗетдинов һәм Алсу Гайнуллина фильмдагы образларны искиткеч оста башкардылар. Аның асылы шунда - бер тапкыр ялгыш адым ясаган кеше төзәтә алмаслык фаҗига белән тәмамланачак шушы юлдан баруга дучар була. Беренче карашка ир-ат әллә ни начарлык та эшләмәгән кебек - ул, ярамаса да, бер бокал шәраб кенә эчә. Әмма бераздан аздыручы шайтан аны хатын-кыз кочагына этәрә, ахыр чиктә ир кулларының үзе үтергән бала канына буялуын сизми дә кала. Сюжет гади генә булса да, тирән фәлсә-фи мәгънәгә ия. Һәрвакытта да беренче адым мөһим, һәм ул аерым бер кешенең дә, шулай ук бөтен җәмгыятьнең дә язмышын үзгәртә ала.

    Фильмнар турындагы сөйләшүгә йомгак ясап, Биектау районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин болар гыйбрәтле һәм тирән эчтәлекле кинолар, диде. Ул фильмны иҗат итүчеләргә кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

    Рәсемнәрдә: Р.Кәлимуллин, И.Матуров һәм М.Несмелова; А.Зиятдинов; тамаша залында.

    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: