Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ЙӨРӘК КУШУЫ БУЕНЧА

Һәр якшәмбедә Усад авылында яшәүче балалар "Сәламәтлек сукмагы"ннан уза алалар. Мондый күркәм эшне православие чиркәве белән берлектә Зарипов крестьян-фермер хуҗалыгы һәм бала-чаганың ничек үсүенә һәм мәктәптән кайтканнан соң ниләр белән шөгыльләнүенә битараф булмаган кешеләр оештырды. Элекке Журавлев паркында, күптәннән массакүләм чаралар, ярышлар, Сабантуй уздырыла торган урында, балаларга саф һавада сәламәтлекләрен...

Һәр якшәмбедә Усад авылында яшәүче балалар "Сәламәтлек сукмагы"ннан уза алалар.
Мондый күркәм эшне православие чиркәве белән берлектә Зарипов крестьян-фермер хуҗалыгы һәм бала-чаганың ничек үсүенә һәм мәктәптән кайтканнан соң ниләр белән шөгыльләнүенә битараф булмаган кешеләр оештырды.
Элекке Журавлев паркында, күптәннән массакүләм чаралар, ярышлар, Сабантуй уздырыла торган урында, балаларга саф һавада сәламәтлекләрен ныгыту - атка атланып һәм чанага утырып йөрү, квадроциклларда җилдертү мөмкинлеге тудырылган. Ничек кенә салкын булмасын, бала-чага мәйданга йөгерә. Кояшлы, әмма шактый салкын якшәмбе иртәсендә Усадка баргач, без моның нәкъ менә шулай булуын үз күзләребез белән күрдек.
Бу көнне бирегә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде. Мондый изге гамәл кылучыларны ул хуплый, башка җирләрдә дә шундый чаралар үткәрүне кирәк дип саный.
Фермер һәм аның дуслары билгеләнгән сәгатькә атларны урамга чыгардылар. Алар тәҗрибәле жокей Искәндәр Вәлиев карамагында. Айрат Зариповның улы - алтынчы сыйныф укучысы Артур квадроциклга бик оста идарә итә, аның янындагы беркетелгән "мендәр"дә - пассажир. Бу юлы беренчеләрдән булып Тимофеевкадан бишенче сыйныф кызлары Маша белән Регина килгән иде. Кызлар, салкынга бөтенләй игътибар итмичә, атка утырып йөрисе мизгелне көттеләр. Тиздән Усад мәктәбенең башка укучылары да килә башлады. Илья Нестеровка ат өстендә үзенә генә йөрергә рөхсәт иттеләр, аның инде "Сәламәтлек сукмагы"на өченче тапкыр килүе икән.
Атка атланып йөрү икенче сыйныф укучысы Җәннәт Хәкимҗановага бигрәк тә ошап китте. Кыз паркка әнисе белән килгән, ә малкайның һәр хәрәкәтен күзәтүче жокей куркынычсызлыкны тәэмин итә.
Оештыручылар саф һавада мондый хәрәкәтчел уеннарны балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен уйлап тапканнар. Балалар церебраль параличы һәм терәк-хәрәкәт аппараты органнарындагы кимчелекләрдән интегүче балаларга игътибар аеруча зур, чөнки аларга атта йөрү - иппотерапия дип аталган дәвалау уздыру хуп күрелә.
Изге Троица чиркәвендәге якшәмбе гыйбадәтеннән соң Виталий атакай паркка ашыга, аны биредә балалар көтеп тора. Ул аларның табигать кочагында аралашуының җан өчен дә, тән өчен дә файдалы булуына инанган, фермер хуҗалыгының атларны да, квадроциклларны да бушлай бирүенә, шулай ук туңып китүчеләрне самавыр чәе белән җылытуына да бик канә-гать.
Ат абзары авылдан ерак түгел. Крестьян-фермер хуҗалыгының төп эше үгезләр симертү булса да (40 баш асрыйлар), фермер атлар да тота. Ике баштан башлап җибәргән булганнар, хәзер инде алар егермеләп. Макфорда, Гордый мистер, Медас, Ганчина... - сөлектәй сылу чабышкыларның һәм йөк атларының исемнәре дә менә шушындый үзенчәлекле.
Хуҗаларның ферманы үстерү планнары зурдан, тракторлары бар, көтү-лекләр өчен унбер гектар җир алачаклар. Ә бала-чаганы куандыруларына килгәндә, монысы - йөрәк кушуы буенча эшләнә торган изге гамәл.
- Хәзерге заман балалары компьютерга береккәннәр бит, ә монда исә саф һавада җанлы аралашу, чиркәү дә янәшәдә генә, - ди "Сәламәтлек сукмагы"на килгән бакчачы Павел Иванович Дьяконский.
Шушындый кышкы сәламәтләндерү, физик чыныгу, күңел күтәрү чараларын оештыручылар авыл мәктәбе дә активрак булыр, дип өмет-ләнәләр, чөнки бирегә балалар күпме күбрәк йөрсә, аларның үсеше өчен бу шуның кадәр зуррак файда китерәчәк бит.
Рәсемдә: Усад мәктәбе укучылары һәм "Сәламәтлек сукмагы"н оештыручылар.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев