Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Өйләребез җылы булсын

Кыш, һәрвакыттагыча, көтмәгәндә килә. Шулай да алдан ук хәс-тәрен күрә башласаң, ул искәрмәстән булмый. Җылыту сезонына квартиралар һәм үз йортларында яшәүчеләр дә, шулай ук коммуналь хезмәтләр дә әзерләнә. Күп квартиралы йортларны җылыту чорына үз вакытында һәм әйбәт итеп әзерләү турындагы № 1531 нче карарын Биектау муниципаль районы башкарма комитеты 2013...

Кыш, һәрвакыттагыча, көтмәгәндә килә. Шулай да алдан ук хәс-тәрен күрә башласаң, ул искәрмәстән булмый. Җылыту сезонына квартиралар һәм үз йортларында яшәүчеләр дә, шулай ук коммуналь хезмәтләр дә әзерләнә.

Күп квартиралы йортларны җылыту чорына үз вакытында һәм әйбәт итеп әзерләү турындагы № 1531 нче карарын Биектау муниципаль районы башкарма комитеты 2013 нче елның 2 июлендә кабул итте. Район комиссиясе составы һәм 2013-2014 нче елгы җылыту сезонына әзерлекне тикшерү Программасы расланды.

Биектау муниципаль районында 236 күп квартиралы йорт бар. Ул йортларга ике идарә итүче компания һәм унбер торак хуҗалары ширкәте хезмәт күрсәтә. Гомуми квартиралар саны 1088 булган 24 йорт үзәктән җылытыла, аларны "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте котельные җылыта. Котельныйлар 100 % әзерлектә.

Күп квартиралы 213 йортның кышкы шартларда файдалануга әзерлек паспортлары бар. Бүгенге көнгә 23 йортның паспорты юк, шуларның 6сы - җылылык трассасын алыштыру сәбәпле, 9 йортта капиталь ремонт бара, 8 йортта ТРның Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күрсә-телгән җитешсезлекләр бетерелә.

Агымдагы елда Юбилейная урамындагы торак йортларны җылыту өчен блоклы-модульле яңа котельныйдан 2,2 км озынлыгындагы җылылык чыгармый торган торбалар сузыла, яңа җылылык трассасын төзү тәмамланып килә. Әлеге объекттагы эшләр һәм кимчелекләр барысы да 15 сентябрьгә бетерелергә тиеш.

"Татметалл" ачык акционерлык җәмгыяте котельныен реконструкция эшләренә туктатып тору сәбәпле, Луговая урамындагы торак йортларда, 2 контурлы казаннар урнаштырып, квартиралар аерым җылытуга күчерелә. Әлеге котельныйдан "Петушок" балалар бакчасы да җылытыла, хәзерге вакытта аның өчен блоклы-модульле котельный төзелә.

Биектау муниципаль районы территориясендә 55 мәдәният, 25 сәламәтлек саклау учреждениесе, 81 мәктәпләр һәм балалар бакчалары, башка объектлар җылыту сезонына тулысынча әзер.

Районның җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының кулланган электр энергиясе һәм газ өчен бурычлары юк.

Реклама

Сүз уңаеннан

Җылылык турында үзебез кайгыртабыз

Җылыту сезонына йортлар һәм квартиралар хуҗалары үзләре дә әзерләнергә тиеш. Үзәктән җылытыла торган өйләрдә әзерлек башланды инде. Ә аерым җылытыла торганнарына йорттагы куркынычсызлык һәм җылылыкның үзебездән торуын онытмаска кирәк. Җылыта башлар алдыннан җылыту системасын тикшерү мөһим, ул бит моңа кадәр ярты ел диярлек эшләмәгән.

Башта казанны кабызып, аның ничек эшләвен күзәтергә, төтен юлларын тикшерергә кирәк. Казан ясаучылар аларга елына бер тапкыр, җылыту сезоны алдыннан, техник карау уздырырга киңәш итәләр. Җылыту системасындагы басымны тикшерергә кирәк.

Әгәр дә батарея тигез җылытмый, бер ягы кайнар, ә икенче ягы салкын икән, димәк, радиаторга һава җыелган, аны барлык радиаторларда була торган кран ярдәмендә чыгарырга мөмкин.

Квартираларда һәм өйләрдә ремонт эшләрен җылыту сезоны башланганчы тәмамлау хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев