Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Язгы чәчүне уңышлы уздырырга

Узган атнада районда булган күчмә семинар-киңәшмә алда торган язгы-кыр эшләренә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлегенә багышланды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. ИГЕНЧЕЛЕК Семинарның пленар өлешендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә алда торган чәчү кампаниясенең төп мәсьә-ләләре турында сөйләде:...

Узган атнада районда булган күчмә семинар-киңәшмә алда торган язгы-кыр эшләренә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлегенә багышланды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

ИГЕНЧЕЛЕК
Семинарның пленар өлешендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә алда торган чәчү кампаниясенең төп мәсьә-ләләре турында сөйләде: минераль ашламаларны сатып алу һәм безнең районда бөртеклеләр мәйданын 2100 гектарга арттыру. Аналитикларның фаразлары буенча, быел ашлык бәясе ким дигәндә 7,50-8 сум тәшкил итәчәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Иван Кочкешев катнашучыларның игътибарын тулы күләмдә минераль ашламалар туплау зарурлыгына юнәлдерде. Быел Биектау районына бюджеттан 37 млн. 917 мең сум субсидия бүлеп бирелгән. Менделеев ашламалар җитештерү заводыннан аммиак селитрасын сатып алуга тагын 24 млн. 305 мең сум субсидия бирелгән. Шуны әйтү зарур, авыл хуҗалыгы предприя-тиеләре бу юлы эшне озакка сузмадылар һәм аммиак селитрасына акчаны инде күчерделәр. Алдагы көннәрдә 1200 тоннадан артык ашлама алып кайту планлаштырыла, ә районга барлыгы 1990 тонна диярлек минераль ашмала кайтарырга кирәк, бу 1 гектар сөрү җиренә 13 килограмм йогынты ясаучы матдә туры килә дигән сүз. Шулай ук безнең районга сөтнең сыйфаты өчен минераль ашламалар сатып алуга 13 млн. 612 мең сум субсидияләр бүлеп бирелгән.

Республика тарафыннан минераль ашламаларны өч төп сатучы билгеләнде. Биектау районына бәхет елмайды, чөнки безнең территориядә аларның берсе урнашкан - "Татагрохимсервис". Хуҗалыклар аннан нигездә катлаулы ашламалар алырга ниятлиләр, килешү генә төзисе кала. Гектарга 39 килограмм минераль ашлама кертсәң, әйбәт булыр иде. Хуҗалыклар 19,5 килограммга субсидияләр бирелүен исәпкә алып, җитмәгән ашлама күләмен аларга үз акчаларына сатып алырга туры киләчәк.

Районда бөртеклеләр орлыгы белән тәэмин ителеш яхшы, шуңа өстәп 30% страховой фонд бар. Кукуруз орлыгын гына сатып алырга кирәк. Чәчүгә кирәкле 74 тоннадан бүген хуҗалыклар тарафыннан 34 тонна алынган. Иван Кочкешев хуҗалык белгечләренә чәчү материалын сатып алганда кулай бәягә генә түгел, беренче чиратта, кукуруз орлыгының сыйфатына да игътибар бирергә киңәш итте.
ТЕРЛЕКЧЕЛЕК
Район терлекчелеге турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров мәгълүмат бирде. Ел башыннан 40270 центнер сөт җитештерелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда "Татмелиорация-Агро" ҖЧШ (128%), "Битаман" ҖЧШ (127%), ПСХК "Красная заря" (114%) кебек хуҗалыклар күбрәк сөт алган. Кызганычка каршы, сөт җитештерүнең кимүе "Бөреле" ЯАҖдә күзәтелгән (97%).

Бүгенге көндә һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 12,6 килограмм тәшкил итә, бу безнең районга республикада ундүртенче урынга чыгарга мөмкинлек бирде. Сөт продукциясен сату да артты, узган елгы дәрәҗәгә карата 106% тәшкил итте. Хуҗалык белгечләренең сөтнең сыйфатын җитди контрольдә тотуы аның 89%ын югары сорт белән тапшыру мөмкинлеге бирде. Сөт сатуның уртача бәясе 13 сум 88 тиен.

Терлекчелектә дә уңай үзгәрешләр бар: бүген хуҗалыкларда 17232 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 6 мең сыер асрала (узган елгы дәрәҗәгә 102%). Ел башыннан районда 1392 бозау алынды (узган елгы дәрәҗәгә карата 128%).

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы соңыннан азык запасына тукталды. Районда хуҗалыклар буенча уртача алганда 19,3 центнер азык берәмлеге бар. Шул ук вакытта "Татарстан" Агрофирмасында бу күрсәткеч 7,6, "АгроСтар"да - 10,9, "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә - 11,3 центнер тәшкил итә.

Язгы ташулар башланыр алдыннан азыкның сакланышы турында кайгыртырга, аларны су керми торган урыннарга күчерергә кирәк.

Ике айлык эш йомгаклары буенча беренче урынга "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте терлекчеләре чыкты. Күчмә кубок та шушы хуҗалыкка тапшырылды. Икенче урында - "Татарстан" Агрофирмасы, өченчедә - "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте.

Семинарның гамәли өлеше "Высокогорская" Агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәтендә башланды. Биредә язгы кыр эшләренә, ташуны каршы алуга әзерләнүгә, авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчүгә әзерлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Орлыкларның сыйфаты һәм аларны саклау да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Семинарда катнашучылар махсус әзерләнгән мәйданчыкта булдылар, анда кыр эшләрен башкарачак техниканы ничек агрегатлауларын карадылар. "Россельхозцентр" филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов басуларда корткычларга каршы көрәштә файдаланыла торган агулау машиналары, заман препаратлары, орлыкларның сыйфаты, куркынычсызлык техникасына карата куелган таләпләр һәм агулы химикатлар белән эш иткәндә саклану чаралары турында тулы мәгълүмат белән чыгыш ясады.

"Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, техниканы, ашлык саклагычны караудан тыш, күптән түгел генә ремонт ясалган терлекчеләр йортында да булдылар. Биредә җыелыш уздыру урыны да бар, мәгълүмат стенды да ясап куелган. Ремонттан соң ветеринария пункты да үзгәргән, анда авыру терлекләргә ярдәм итү өчен кулланыла торган препаратлар шүрлекләргә пөхтәләп урнаштырылган.

1575 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 460 сыер асрала торган терлекчелек комплексы тәртипкә китерелгән, анда 75 баш терлек сыйдырышлы бозаулату бүлеге оештырылган. Сыерларны бозаулату өчен яңа бокслар һәм группалап кертелә торган читлекләр ясалган. Бозау абзарларында чисталык һәм тәртип. Ике - җылы һәм салкын профилакторий бар. "Битаман" ширкәтендә селекция эше дә даими алып барыла - күп сөт бирә торган сыерлардан алынган бозауларга аерым биркалар сугыла. Терлекләрне көндәлек ашату рационы туклыклы матдәләр белән балансланган, аңа парландырылган солы өстәлә.

"Битаман" ширкәтендә яңа сөт цехында күптән түгел заманча сөтүт-кәргеч урнаштырганнар, белгечләр исәпләвенчә, ул продукциянең сыйфатын сизелерлек яхшырта, шулай ук эшчеләр санын кыскартырга мөмкинлек бирә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен бүген төп бурыч - язгы чәчүне уңышлы уздыру, мул уңыш үстерү һәм сөт, ит җитештерүне арттыруга ирешү.
Рәсемнәрдә: Дөбъяз һәм Битаманда семинар-киңәшмә.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев