Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яшәү урыны һәркемгә кирәк

Торак мәсьәләсе һәркем өчен дә иң мөһиме. Квартираларны бушлай алу өчен күп еллар буена чиратта торулар бетерелгәч, күпләр акрынлап социаль ипотекага керү юлы белән тораклы булу мөмкинлеген "өйрәнә" башладылар. Кешеләргә бик тә кирәкле мондый юнәлеш безнең районда хәзер актив үсеш алды. Агымдагы елда ипотека төзелеше Биектау авылында, Бөреледә һәм Коркачык...

Торак мәсьәләсе һәркем өчен дә иң мөһиме. Квартираларны бушлай алу өчен күп еллар буена чиратта торулар бетерелгәч, күпләр акрынлап социаль ипотекага керү юлы белән тораклы булу мөмкинлеген "өйрәнә" башладылар.

Кешеләргә бик тә кирәкле мондый юнәлеш безнең районда хәзер актив үсеш алды. Агымдагы елда ипотека төзелеше Биектау авылында, Бөреледә һәм Коркачык станциясендә алып барыла. Гомумән алганда, район халкы өчен 171 квартира булачак.

Бөреле җәнлек совхозы поселогында Шоссейная һәм Гагарин урамнарында 27 шәр квартиралы өчәр катлы ике йорт салыначак. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә, аварияле йортлардан күченүчеләр дә, "Бөреле" җәмгыятендә эшләүчеләр дә шушы йортлардан квартира алырбыз, дип көтәләр. Бу яңа йортларның стеналары күзгә күренеп үсә. Эшләрне Биектау авылының Полковая һәм Энергетиклар урамында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен күп квартиралы йортлар салган сыналган подрядчы - "Уникомстрой" компаниясе башкара. Бөреле йортларын тапшыру 2013 ел азагына планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев