Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Яшь рәссамнар “Балалар ил рәсемен ясыйлар” конкурсында катнашырга әзерләнәләр

    Татарстанда "Бердәм Россия"нең "Балалар ил рәсемен ясыйлар" дигән региональ партия проекты тормышка ашырыла башлады. Анда башлангыч сыйныф укучылары, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Конкурс темалары - "Татарстан Республикасында экология культурасы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" һәм "XXVII Бөтендөнья Җәйге студентлар уеннары" (Универсиада-2013). Конкурс өч этапта 2013...

    Татарстанда "Бердәм Россия"нең "Балалар ил рәсемен ясыйлар" дигән региональ партия проекты тормышка ашырыла башлады. Анда башлангыч сыйныф укучылары, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Конкурс темалары - "Татарстан Республикасында экология культурасы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" һәм "XXVII Бөтендөнья Җәйге студентлар уеннары" (Универсиада-2013).

    Конкурс өч этапта 2013 елның 18 мартыннан 27 маена кадәр уздырыла.

    1 нче этабы - 18 марттан 27 апрельгә кадәр. Бу чорда башлангыч мәктәпләрдә һәм сәнгать мәктәпләрендә рәсемнәр конкурсына әзерлек бара.

    2 нче этапта (29 апрель - 11 май) рәсемнәр "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлегенә китерелә.

    Йомгаклау этабында район күләмендә җиңгән рәсемнәр катнаша.

    Биектау районында яшәүче малайлар һәм кызлар, арагызда сәләтле рәссамнар аз түгелдер, әлеге конкурс нәкъ менә сезнең өчен. Рухланып иҗат итегез һәм җиңеп чыгыгыз. Катнашучыларның һәммәсенә дә уңышлар телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: