Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ЯМАШИРМӘ ФЕРМЕРЛЫК ХӘРӘКӘТЕНДӘ АЛДЫНГЫ

Ямаширмәдә авыл җирлегенең 2012 елгы эшенә йомгак ясауга багышланган халык җыены булды. Отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров чыгыш ясады. Гадәттәгечә игътибар үзәгендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм гаилә фермалары оештыру мәсьәләсе булды. Гаилә фермалары һәм фермер хуҗалыклары оештыру буенча Ямаширмә районда беренчеләр сафында, андый берләш-мәләр биредә 16....

Ямаширмәдә авыл җирлегенең 2012 елгы эшенә йомгак ясауга багышланган халык җыены булды. Отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров чыгыш ясады.
Гадәттәгечә игътибар үзәгендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм гаилә фермалары оештыру мәсьәләсе булды. Гаилә фермалары һәм фермер хуҗалыклары оештыру буенча Ямаширмә районда беренчеләр сафында, андый берләш-мәләр биредә 16. Мәсьәләне уртага салып тикшерү барышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгыту буенча максатка юнәлешле эшне көчәйтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Гражданнар җыенында Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская катнашты. Үзенең чыгышында ул республикада гамәлдә булган максатлы программалар турында сөйләде. Авыл өчен гаилә фермалары оештыруда һәм авыл халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларын ныгытуда матди ярдәм күрсәтүгә исәпләнгән программалар мөһим.
- Крестьян-фермер хуҗалыкларын оештыру буенча Ямаширмәдә бай тәҗрибә тупланган. Безнең бирегә башка төбәкләрдән килгән делегацияләрне дә алып килгәнебез бар. Эш белән чын мәгънәсендә кызыксынган кешеләр шөгыльләнә. Ихлас күңелемнән аларга уңышлар телим. Башка зур производстволардагы кебек, фермер хуҗалыкларында да хезмәтне саклау турында кайгырту зарур, - диде Сәрия Харис кызы.
Берничә ел буена без районда уздырыла торган чараларда Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Радин улы Шәфигуллинны еш күрә идек. Ул безнең районның кураторы булды, башкача әйткәндә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә булышты һәм җитешсезлекләр өчен тәнкыйтьләде. Агымдагы елдан Биектау районы кураторы итеп Сәрия Харис кызы билге-ләнде, ул авылларга халык белән очрашуларга еш киләчәк, район күләмендә уздырыла торган чараларда катнашачак.
Ямаширмәдә гражданнар җыенында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район Советы Аппараты җитәкчесе Минҗофар Усманова катнашып, чыгыш ясадылар.
Рәсемдә: (уңнан сулга) Р.Зәйнуллин, С.Сабурская, М.Усманова, Ф.Мөхтәров.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев