Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яңа подстанция – яңа мөмкинлекләр

Реконструкция эшләреннән соң 110 кВ "Биектау" подстанциясе ачылды. 25 октябрьдә Биектау район электр челтәре территориясендә шушы уңайдан тантана булды. Анда "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районнарның электр челтәре начальниклары, энергетика ветераннары катнашты. Биектауда 6,3 МВА куәтле подстанция 1978 нче елда...

Реконструкция эшләреннән соң 110 кВ "Биектау" подстанциясе ачылды. 25 октябрьдә Биектау район электр челтәре территориясендә шушы уңайдан тантана булды.

Анда "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районнарның электр челтәре начальниклары, энергетика ветераннары катнашты.

Биектауда 6,3 МВА куәтле подстанция 1978 нче елда файдалануга тапшырылган иде. Төп челтәрнең ышанычлылыгын арттыру өчен 2011 елда аны реконструкцияләү проекты башкарылды, ә быел эшнең күләме арту һәм яңа кулланучыларны технологик тоташтыруга гаризалар күп килү сәбәп-ле, Челтәр компаниясе җи-тәкчеләре проектка үзгә-решләр кертү турында карар кабул итте. Кыска гына вакыт эчендә нигездә яңа подстанция төзелде.

"Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев әлеге энергетика объекты ачылышында чыгыш ясаганда энергетикларның республиканың "Без булдырабыз!" дигән девизын аклаулары турында горурланып әйтте. Ул башкарылган эш өчен проект эшләү-челәргә, тәэмин итүчеләргә, хезмәттәшләре - энергетикларга рәхмәт белдерде. Универсиада уздырыласы елны энергетикларга аеруча зур җаваплылык йөкләнде. Алар бу бурычларны да үтәделәр, үзләренең агымдагы эшләрен дә башкардылар.

110/10 "Биектау" подстанциясенә килгәндә исә, аны реконструкцияләүгә Универсиада узганнан соң ук керештеләр. Бүгенге көндә бу өр-яңа техник чаралар кулланылган, югары технологик, куркынычсызлык һәм экология стандарты таләпләренә җавап бирә торган җиһазлар урнаштырылган заманча объект.

Реклама

- Безнең Биектауда подстанция ачылышы - безнең өчен чын мәгънәсендә бәйрәм, - диде тантанада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Челтәр компаниясенә ярдәм өчен рәхмәт белдереп. - Яңа подстанция хәзер куәтлерәк, зуррак, заманчарак.

Объектны караганнан соң "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте, Идел буе электр челтәре, Биектау районы хакимияте төзүче-ләрне, энергосистеманың аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләрен, проектлаучыларны Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

"Сетевая компания" филиалы - Идел буе электр челтәре директоры Илшат Га-лимҗанов төзелештәге барлык кыенлыкларны җиңеп, эшнең сыйфатлы башкарылуын күтәренке күңел белән билгеләп үтте. Шунысына да әһәмият бирү урынлы булыр - реконструкцияләү кулланучыларны электр белән тәэмин итүдә өзеклекләрсез алып барылды.

Уздырылган эшләрнең иң төп нәтиҗәсе, белгечләр билгеләп үткәнчә, безнең районны, шулай ук Казанга терәлеп урнашкан башка бистәләрне электр белән тәэмин итүнең, шулай ук подстанциянең үзенең дә файдаланудагы ышанычлылыгы артуда. Подстанциядән электр энергиясен төп кулланучылар дәүләт учреждениеләре һәм социаль билгеләнештәге объектлар, "Татметалл", "Татмелиорация" кебек промышленность предприятиеләре, "Бөреле" авыл хуҗалыгы предприятиесе, торак йортлар. Яңа подстанция кулланучыларның өметен акласын, аларга өзеклекләрсез, сыйфатлы хезмәт күрсәтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев