Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ветераннарга игътибар көн дә кирәк

Район хакимиятендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлеккә кагылышлы оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән әлеге очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты. Әлеге мөһим мәсьәләне тикшерү барышында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренә генә түгел,...

Район хакимиятендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлеккә кагылышлы оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

Район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән әлеге очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты. Әлеге мөһим мәсьәләне тикшерү барышында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренә генә түгел, ә бәлки үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү проблемасына да игътибарны арттырырга тиешле күп кенә кызыклы фикерләр әйтелде.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова хәзерге вакытта социаль хезмәткәрләрнең ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнүләре турында сөйләде.

- Районда бүгенге көндә 47 сугышта катнашучы яши. Бөек Ватан сугышы ветераннары категориясенә ке-рүче 41 кеше федераль закон нигезендә компенсация алалар, - диде Рания Һади кызы. - Мондый очрашулардан күренгәнчә, сугышта катнашучылар һәм солдат толлары матди яктан әйбәт тәэмин ителгәннәр, берсе дә зарланмый, аларга табиблар, урындагы җитәкчеләр, күршеләре, туганнарының игътибары кирәк.

- Игътибарлылык мәсьәләсендә сез чынлап та хаклы, ул һәрвакытта да җитеп бетми шул, - дип хуплады аның сүзләрен Рөстәм Галиулла улы. - Аяксыз, бер күзе сукыр 90 яшьлек тыл хезмәтчәненең инвалидлыгы булмауны һәм тиешле компенсация акчасын алмавын башкача ничек аңлатырга мөмкин? Әлеге мәсьәләне медицина хезмәткәрләре, ветераннар советы, социаль хезмәткәрләр өйрәнсеннәр, кемдер табиблар янына үзе йөри алмый икән, аңа конкрет ярдәм күрсәтергә кирәк.

Районның хәрби комиссары Александр Найденов тиздән яшьләр арасында патриотик тәрбия алып бару бик нык кыенлашачак, дип борчылуын белдерде.

Реклама

- Сугышта катнашучылар исән чакта аларның видеомөрәҗәгатьләрен, үзләре катнашкан мөһим вакыйгалар турындагы хатирәләрен язып алырга кирәк, - дип билгеләп үтте Александр Найденов. - Һәйкәлләр, обелискларның нинди хәлдә икәнлеген тикшерергә, аларны рәсемгә төшерергә кирәк. Агымдагы ремонт белән генә чикләнеп калмыйча, нык матур монументлар төзергә кирәк.

Аның фикерен Сәрия Сабурская дәвам итте.

- Берничә һәйкәлне рәсемгә төшереп кенә калмаска, ә бәлки булган барлык һәйкәлләр һәм обелискларны паспортлаштырырга, һәркайсы буенча нинди ремонт-төзелеш эшләре башкарылачагын билгеләргә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. - Яшьләргә патриотик тәрбия бирүне көчәйтергә, сыйныфтан тыш чараларда балаларга гаилә тарихын, бабасының, әбисенең тормыш юлын өйрәнергә тәкъдим итәргә кирәк. Сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтү буенча балаларны волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү файдалы булыр.

- Бүген бездә җентекле, файдалы сөйләшү булды. Нәрсә турында килештек, һәркем дә үз урынында аларны тормышка ашырырга тиеш, - диде Рөстәм Галиулла улы, киңәшмәгә йомгак ясап. - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада катнашучылар ул чорның рухын сизәрлек бик матур, эчтәлекле сценарий әзерләргә кирәк. Әмма иң мөһиме - ветераннарыбыз безнең игътибарны бәйрәмнәрдә генә түгел, ә бәлки көн саен сизеп яшәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев