Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ветераннар хезмәтен югары бәяләделәр

Бөек Ватан сугышы фронтларындагы шартлау тавышлары тынганнан соң җиде дистә ел узды. Җиңү яулап өйләренә кайтканнарның бүген безнең араларда булучылары бик аз. Әмма алар турындагы якты истәлек балалары һәм оныклары күңелендә беркайчан да сүнмәячәк-сүрелмәячәк. Хәзерге буын Җиңү хакына тылда - басуларда һәм фермаларда, оборона предприятиеләрендә һәм госпитальләрдә тир түк-кәннәрнең тиңдәшсез...

Бөек Ватан сугышы фронтларындагы шартлау тавышлары тынганнан соң җиде дистә ел узды. Җиңү яулап өйләренә кайтканнарның бүген безнең араларда булучылары бик аз. Әмма алар турындагы якты истәлек балалары һәм оныклары күңелендә беркайчан да сүнмәячәк-сүрелмәячәк. Хәзерге буын Җиңү хакына тылда - басуларда һәм фермаларда, оборона предприятиеләрендә һәм госпитальләрдә тир түк-кәннәрнең тиңдәшсез батырлыгын рәхмәт хисе белән искә ала.

16 март көнне Ямаширмә авыл җирлегендә сугышта катнашучыга һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.

Хәзерге вакытта җирлеккә караган авылларда 1 сугышта катнашучы, 2 солдат толы һәм 32 тыл хезмәтчәне яши. Бүләкләү хөрмәтенә оештырылган чарага 15 кеше килде.

Бу көнне мәдәният йортына авылдагы учреждениеләрдә эшләүчеләр, укучылар, авылдашлар, ветераннарның балалары һәм оныклары килде. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин юбилей бүләген иң беренче Бөек Ватан сугышында катнашкан, ике Дан ордены кавалеры һәм күп сугышчан медальләргә ия булган Гомәр Рамазан улы Рамазановка тапшырды. Бүләкләгәндә район башлыгы ветераннарны чын күңеленнән матур итеп котлады, аларга нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлекләр теләде.

Мәдәният хезмәткәрләре һәм Ямаширмә урта мәктәбе укучылары ветераннарга күңелле концерт программасы әзерләгәннәр. Җыелучылар легендар герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы спектакльдән өзекләр карадылар, сугыш чорына һәм совет солдатларының батырлыгына багышланган җырлар һәм шигырьләр тыңладылар. Шулай ук районның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлеге турында "Хәтерлибез, кайгыртабыз" дигән кино карадылар.

Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров хөрмәтле ветераннарга соклануын белдерде, аларга сугыш чорында һәм аннан соңгы катлаулы елларда, үзләрен аямыйча, фидакарьлек белән эшләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларны бәйрәм табынына чакырды.

Бүләкләү тантанасына килә алмаган тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен өйләренә барып тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев