Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ветераннар – актив халык

Биектау районының ветераннар оешмасы пленумы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина катнашты һәм чыгыш ясады. Ветераннар оешмасы рәисе Билал Шиһабетдинов 2014 елда ветераннарның район советының эш йомгаклары һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча алда торган бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул өлкән буынга тынгы бирмәгән...

Биектау районының ветераннар оешмасы пленумы булды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина катнашты һәм чыгыш ясады. Ветераннар оешмасы рәисе Билал Шиһабетдинов 2014 елда ветераннарның район советының эш йомгаклары һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча алда торган бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул өлкән буынга тынгы бирмәгән мәсьәләләргә тукталды, уздырылган чараларны билгеләп үтте һәм балаларга, яшьләргә патриотик, әхлакый тәрбия бирүдә ветераннарның нинди зур роль уйнавын ассызыклады.

Реклама

Утырышта ветераннар советы президиумы әгъзасы Любовь Зотова, Коркачык авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Надежда Денисова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, Россия Пенсионерлар союзының район бүлеге рәисе Татьяна Левачкова чыгыш ясады. Оешманың үз алдына куйган максаты - Җиңүнең 70 еллыгын һәм Биектау районының 80 еллыгын лаеклы каршылау, урыннардагы ветераннар оешмаларының эш тәҗрибәсен өйрәнеп, күчмә утырышлар уздыру, власть органнары белән бергәләп эшләүгә игътибарны арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев