Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Усад паркында кышкы уеннар

Усад авылының иске паркы менә ничәнче кыш инде һәр якшәмбедә балалар һәм өлкәннәрне бергә җыя. Бирегә теләге булган һәркем килә ала. Бигрәк тә бала-чага куанычыннан нишләргә белми: кызыксынасың икән - тренер ярдәмендә атка атланып йөри аласың, я булмаса, кар машинасына беркетелгән олы чанага утырып, җил белән "ярышудан" ләззәтләнәсең. Мондый күркәм...

Усад авылының иске паркы менә ничәнче кыш инде һәр якшәмбедә балалар һәм өлкәннәрне бергә җыя.

Бирегә теләге булган һәркем килә ала. Бигрәк тә бала-чага куанычыннан нишләргә белми: кызыксынасың икән - тренер ярдәмендә атка атланып йөри аласың, я булмаса, кар машинасына беркетелгән олы чанага утырып, җил белән "ярышудан" ләззәтләнәсең. Мондый күркәм эшләрне бергәләп Изге Троица православие чиркәве рухание Виталий атакай, Зариповларның крестьян-фермер хуҗалыгы һәм битараф булмаган, изге күңелле кешеләр - иганәчеләр тормышка ашырды. Бу акцияне "Сәламәтлек сукмагы" дип атадылар. Ул Тәңребезгә мөрә-җәгать итү аша салынган. Кышкы күңел ачулар чиркәүдә якшәмбе гыйбадәте узып, тән һәм җан сәламәтлеге турында догалар укылганнан соң башлана. Бу сукмакка инде бер тапкыр басканнарны урамдагы зә-һәр суыклар да куркытмый.

Күпмедер вакыттан бирле Усадтагы паркка церебраль паралич диагнозы куелган балаларны да алып килә башладылар. Мондагы шартлар инвалид балаларның күңелен күтәрә.

- Ат өстендә утырганда барлык мускуллар әйбәт эшли. Бу сәламәтлеккә дә файдалы, күңелле дә, - ди жокей Александр Комлев.

Саф һавада хәрәкәтлән-гәннән соң, һәркем дә чәе кайнап торган самавыр янына килә ала. Меценатлар тәм-том, көлдә пешкән бәрәңге белән дә сыйлыйлар.

- Яныннан узып барышыбыз иде, һәр ялны авылга әбинең хәлен белергә кайтабыз. Паркка халык җыелганын күрдек. Монда атлар да бар, балалар рәхәтләнәләр генә. Улыбыз да шунда барыйк, диде. Атка атланып та йөрде, кар машинасында да берничә әйләнеш ясадык, - дип сокланып сөйләде Казанда яшәүче Василий. - Хәзер авылга кайтканда Усадта тукталмый узып китеп булмас инде.

Балаларны компьютерлар һәм телефоннардан ял иттереп тору өчен мондый шәп мөмкинлек булуга әти-әниләр дә шат. Акча да алмыйлар. Нинди генә яшьтә булса да, кешенең сәламәт рухын сакларга кирәк, дигән фикердә Виталий атакай, чөнки физик сәламәтлек тә шуңа бәйле бит.

Урнашкан матур гадәт буенча "Сәламәтлек сукмагы" Масленица бәйрәменә кадәр эшен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев