Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Урып-җыюга иң яхшы әзерләнгән өчен

Урак өсте башланды. Кичә "Высокогорская" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә уҗым арышын уруга керештеләр. Бу хуҗалык 2014 нче елгы урып-җыюга бөртеклеләрне җыю комплексын башкалардан яхшырак әзерләгән. Агымдагы атнада барлык хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре һәм комбайнчылары катнашында "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә узган семинар-киңәшмәдә "Высокогорская" агрофирмасы һәм аның директоры Җәүдәт Шәйхетдинов Биектау муниципаль районы...

Урак өсте башланды. Кичә "Высокогорская" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә уҗым арышын уруга керештеләр.

Бу хуҗалык 2014 нче елгы урып-җыюга бөртеклеләрне җыю комплексын башкалардан яхшырак әзерләгән. Агымдагы атнада барлык хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре һәм комбайнчылары катнашында "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә узган семинар-киңәшмәдә "Высокогорская" агрофирмасы һәм аның директоры Җәүдәт Шәйхетдинов Биектау муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Нәтиҗә чыгарганда бөртекле ашлык комбайннарының суктыруга әзерлеге, янгын куркынычсызлыгы, үлчәүләр һәм ындыр табакларының ни дәрәҗәдә әзер булуы исәпкә алынды.

Икенче урынга Анна Захарова җитәкчелегендәге "Серп и молот", өченче урынга Шәүкәт Вахитов җитәкчелегендәге "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтләре лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев