Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Урып-җыю алдыннан

Кичә "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды. Хуҗалыкның Сосновка бүлекчәсендә комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре, баш инженерлар өчен хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, техниканы көйләү буенча уку уздырылды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш агрономнар заманча киптерү-сортлау комплексы куелган беренче кыр станына бардылар. Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин...

Кичә "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Хуҗалыкның Сосновка бүлекчәсендә комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре, баш инженерлар өчен хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы, техниканы көйләү буенча уку уздырылды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш агрономнар заманча киптерү-сортлау комплексы куелган беренче кыр станына бардылар.

Реклама

Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Комбайннарны кабул итү нәтиҗәсе буенча иң яхшы хуҗалыклар билгеләп үтелде. Комбайнчылар хезмәтенә түләү, урак вакытында урып-җыю алдынгыларына премияләр билгеләү мәсьәләләре дә игътибар үзәгеннән читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X