Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Урак батырлары

Уракның чираттагы ункөнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалды. 2012 елның 9 августына күрсәткечләр буенча алдынгы комбайнчылар һәм шоферларның исемлеге тагын 5 фамилиягә тулыланды. Узган шимбәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Тәбрис Галәветдинов комбайнчылар һәм шоферлар эшләгән басуларда булдылар. Турыдан-туры кырда ук алар...

Уракның чираттагы ункөнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалды. 2012 елның 9 августына күрсәткечләр буенча алдынгы комбайнчылар һәм шоферларның исемлеге тагын 5 фамилиягә тулыланды. Узган шимбәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Тәбрис Галәветдинов комбайнчылар һәм шоферлар эшләгән басуларда булдылар. Турыдан-туры кырда ук алар урак геройларына флаглар, вымпеллар һәм бүләк пакетлары өләштеләр.
"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә Илдар Мортазин "Нью Холанд" комбайнында бу датага инде 1018,2 тонна ашлык суктырган. "Мирас" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Ислам Хәйдәров ярдәмчесе Алмаз Минһаҗев белән "КЗС-812" бункерыннан 971,5 тонна ашлык бушатканнар. Бу көнне алар лаеклы котлаулар кабул иттеләр. Шоферлар арасында "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Сергей Захаров аерылып торды, аның исә-бендә "КамАЗ"да ташылган 1735 тонна ашлык бар. "ГАЗ-53" автомашинасында Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Илдус Хәлиуллин 803 тонна ашлык ташыган". 9 августка "СК-5" комбайнында эшләүче "Ватан" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Гайфи Гәрәев җиңүче булды, ул 338,8 тонна ашлык суктырган.
А.Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев