Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Унбиш яшьтә – чемпион!

Руслан Крюков, унбиш яшьтә генә булса да, зур бәйгеләрдә җиңүнең нәрсә икәнлеген белә. Спорттагы үрләрне ул ирекле көрәш буенча ике ел тырышып шөгыльләнү нәтиҗәсендә яулаган. Тренеры Сергей Федорович Тимофеев җитәкчелегендә "Биектау" универсаль спорт залында шөгыльләнә. Ул Казан шәһәрендә узган чем-пионатларда җиңү яулады. Җәйге каникуллар тәмамланыр алдыннан гына Руслан ирекле көрәш...

Руслан Крюков, унбиш яшьтә генә булса да, зур бәйгеләрдә җиңүнең нәрсә икәнлеген белә.
Спорттагы үрләрне ул ирекле көрәш буенча ике ел тырышып шөгыльләнү нәтиҗәсендә яулаган. Тренеры Сергей Федорович Тимофеев җитәкчелегендә "Биектау" универсаль спорт залында шөгыльләнә. Ул Казан шәһәрендә узган чем-пионатларда җиңү яулады. Җәйге каникуллар тәмамланыр алдыннан гына Руслан ирекле көрәш буенча Дәрвишләр бистәсендәге "Ракета" спорт комплексында узган Республика чемпионатында 76 килограмм авырлыкта бик уңышлы чыгыш ясады. Биредә ул тагын бер алтын медальгә лаек булды.
Яшь чемпион Биектауның 2 нче урта мәктәбендә укый. Яңа уку елы башланыр алдыннан әнисе белән бергә Русланны районда Республика көненә багышлап уздырылган чарада, ә 1 нче сентябрьдә үз мәктәбендәге тантаналы линейкада котладылар.
Һәр спорт чарасы - Биектау районының абруен күтәрүгә тагын бер адым дигән сүз. Егетләр һәм кызларыбыз спортның нинди төре белән генә шөгыльләнмәсеннәр - барлык җиңүләр дә бердәй мөһим. Соңгы елларда милли көрәшне үстерүгә зур игътибар бирелә, Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин яшьләрнең башка барлык спорт төрләрендәге уңышларын да хуплап каршы ала.
Олимпияче көрәшчеләребезнең Лондонда ирешкән уңышлары белән чагыштырганда Биектау спортчылары ирешкән казанышлар тыйнаграк, әлбәттә, әмма район һәм республика күләмендә бу, һичшиксез, зур хәзинә, спортта үз алдына зур максатлар куючылар өчен менә дигән үрнәк.
Көрәшчеләр келәмендә һәм укуыңда яңа уңышлар сиңа, Руслан!
Рәсемдә: алтын медаль иясе - ирекле көрәш чемпионы Руслан Крюков.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев