Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Уңайлы, матур, әйбәт

Ремонт һәм үзгәртү эшләреннән соң "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыятенә караган Идел буе бүлегенең клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Биектау офисы ачылды. Узган атнада булган тантаналы чарада "Татэнерго-сбыт" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Теплопрогресс" төзелеш оешмасы директоры Саак Арутюнян, район энергетикларының хезмәт коллективлары җи-тәкчеләре Айрат...

Ремонт һәм үзгәртү эшләреннән соң "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыятенә караган Идел буе бүлегенең клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Биектау офисы ачылды.

Узган атнада булган тантаналы чарада "Татэнерго-сбыт" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Теплопрогресс" төзелеш оешмасы директоры Саак Арутюнян, район энергетикларының хезмәт коллективлары җи-тәкчеләре Айрат Сәлахетдинов, Марат Гыйниятуллин катнашты.

Мондый мөһим вакыйга уңаеннан җыелучылар алдында район башлыгы чыгыш ясады.

- Кыска гына вакыт эчендә реконструкция эшләре уздырылды, бөтенесе дә халыкка уңайлы булырлык итеп башкарылды. Бүген сездә өй туе, - дип билгеләп үтте Рөстәм Галиулла улы. Ул яңа шартларда офис хезмәткәрләренең яхшы эшләүләрен, район кешеләренә әйбәт хезмәт күрсәтелүен теләде.

"Татэнергосбыт" директоры Рифнур Сөләйманов бер-берсен аңлап хезмәттәшлек итүләре өчен район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Реклама

- Мондый шәп бина хезмәт күрсәтү таләпләрен (стандартлар) исәпкә алып төзелде. Биектау офисы - клиент-лар саны буенча иң зурысы. Биредә бөтен кешегә дә уңайлы, җиңел һәм рәхәт булсын, - диде ул.

Мондый очракларда гадәткә кергәнчә, ишек каршындагы кызыл тасма киселде һәм теләге булучыларны офиска чакырдылар. Элеккеге кысан почмак урынына хәзер кешеләргә якты, иркен залда хезмәт күрсәтәчәкләр. Бәйрәм көн булуга карамастан, барлык хезмәткәрләр дә эш урыннарында иде. Коллективта сигез кеше, аларга Азат Хәбибуллин җитәкчелек итә.

Клиентларга хезмәт күрсәтүнең Биектау офисы - "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыятенең структур бүлекчәсе. Биредә 18,5 мең кеше һәм 600 дән артык юридик затка хезмәт күрсәтелә. Ул эш көннә-рендә иртәнге сигездән кичке алтыга, ә шимбәдә иртәнге тугыздан көндезге сәгать бергә кадәр ачык. Энергия белән тәэмин итү агентлары эше сменалы. Кунаклар яңа биналарны карап йөргән арада Алинә Шакирова, Ләйсән Фәйзрахманова халыкны кабул итә дә башладылар. Беренче булып түләүчеләр арасында Биектауда яшәүче Әлфия Хуҗиәхмәт кызы Шакирова да бар иде:

- Мин элек район электр челтәрендә эшләдем. Менә пенсиямне алдым да, шунда ук электр энергиясе өчен түләргә килдем. Яшьләргә эшләү өчен шундый яхшы шартлар тудырылган, мин алар өчен шат. Мондый бинага керүләре үк күңелле бит, - дип, үз фикерен белдерде ул.

Элеккеге кечкенә бинадан һәм ике гараждан җылы, матур төсләрдән торган өр-яңа, иркен офис ясау өчен төзүчеләргә нибары дүрт ай вакыт җитте. "Теплопрогресс" төзелеш фирмасы эше турында Биектау энергетиклары рәхмәт хисләре белән телгә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X