Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт

Аларны юкка гына тормыш сынаулары аша чыныгу узган кешеләр дип йөртмиләр. Хәзерге вакытта 80-90 яшькә җиткән тыл хезмәтчәннәре сугыш дәверендә һәм аннан соңгы елларда чиктән тыш зур кыенлыклар кичергән кешеләр. Аларның балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Алар өлкәннәр - әти-әниләре һәм абый-апаларыннан калышмаска тырышып, колхоз кырларында...

Аларны юкка гына тормыш сынаулары аша чыныгу узган кешеләр дип йөртмиләр. Хәзерге вакытта 80-90 яшькә җиткән тыл хезмәтчәннәре сугыш дәверендә һәм аннан соңгы елларда чиктән тыш зур кыенлыклар кичергән кешеләр.

Аларның балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Алар өлкәннәр - әти-әниләре һәм абый-апаларыннан калышмаска тырышып, колхоз кырларында тир түккәннәр, үгез җигеп, җир сөргәннәр, чиләкләп орлык ашлыгы ташыганнар, оборона максатында урманда агач кискәннәр, окоплар казыганнар. Алар Бөек Җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр. Шуңа күрә дә бүген без бу кешеләрне, сугышта катнашучыларга тиңләп, ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән хөрмәтлибез.
Мүлмә авыл җирлегендә хәзерге вакытта 34 тыл хезмәтчәне яши. Шушы көн-нәрдә авыл мәдәният йортында "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медален тапшыру тантанасы булды.

Бу көн җирлеккә караган барлык авылларда яшәүчеләр өчен дә бәйрәмгә әверелде. Очрашуда 12 тыл хезмәтчәне катнашты. Алар клубка балалары һәм оныклары белән килгәннәр. Мүлмә, Сасмак, Краснада яшәүче өлкән яшьтәге ветераннарны алып килү, илтеп кую өчен транспорт мәсьәләсе дә хәл ителгән иде.

Бүләкне тыл хезмәтчәннәренә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов тапшырды. Ул ветераннарны якынлашып килүче Җиңү юбилее белән ихлас күңелдән котлады. Йончыктыргыч сугыш елларында һәм аннан соңгы катлаулы чорда, үз-үзләрен аямыйча, тырышып эшләгәннәре өчен ветераннарга рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек, тыныч, имин тормыш теләде.

Мүлмә урта мәктәбенең кадетлар сыйныфы ветераннар өчен әлеге теманы чагылдырган монтаж әзерләгән, ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар әйбәт концерт белән сөендерделәр. Өлкән буын кешеләренең күңелләренә хуш килә торган сугыш чоры җырлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады.

Ветераннар исеменнән Сания Хаҗиәхмәтова чыгыш ясады.

- Хезмәтебезне шулай югары бәяләгәннәре өчен республика һәм Биектау районы җитәкчеләренә рәхмәт, - диде ул. - Безнең балачак та, яшьлек тә булмады инде, туйганчы ипи дә ашый алмадык. Бүгенге яшь буынга булганның кадерен белеп, тыныч тормышка сөенеп яшәүләрен телим, - диде ул.

Мүлмә, Сасмак, Красна авылларыннан бәйрәмгә килә алмаган тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен Мүлмә авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарәфиев өйләренә барып тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев