Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тузган сарайларны сүтүне август азагына калдырдылар

Искергән, кыйшайган сарайларны сүтү - Биектау районының күп авыл җирлекләрендә көнүзәк мәсьәлә булып тора. Ике катлы йортларда яшәүчеләр кайчандыр аларны келәт итеп файдаландылар. Мондый амбарлар бакчадан җыеп алынган уңышны сакларга яки кыш көне - велосипедларны, ә җәен - чаңгы һәм чаналарны куеп торырга уңайлы иде. Бүгенге көндә исә мондый шыксыз...

Искергән, кыйшайган сарайларны сүтү - Биектау районының күп авыл җирлекләрендә көнүзәк мәсьәлә булып тора.

Ике катлы йортларда яшәүчеләр кайчандыр аларны келәт итеп файдаландылар. Мондый амбарлар бакчадан җыеп алынган уңышны сакларга яки кыш көне - велосипедларны, ә җәен - чаңгы һәм чаналарны куеп торырга уңайлы иде. Бүгенге көндә исә мондый шыксыз корылмалар янгын куркынычын гына арттыра - череп беткән агач-такталарга, тузган мебель яки иске газета-журналларга сүндермичә ташлап киткән тәмәке төпчегеннән дә ут кабарга мөмкин. Сарайларның күбесенә тычкан-күселәр ияләшкән. Черек түбәгә бала-чага да менә. Нәкъ шул вакытта ул җимерелеп төшсә? Ярый да бала исән-имин калса, ә калмаса...

Күптән түгел Усадта халык җыены булды. Анда тузган корылмаларны сүтү турындагы мәсьәлә каралды.

- Бүгенге көндә ташландык сарайлар 27 квартиралы ике йорт салырлык мәйдан биләп тора, бу 30 сутыйдан күбрәк җир дигән сүз. 1969 нчы елда кызыл кирпечтән салынган әлеге сарайларны күрше йортлардан квартиралар алучыларга биргәннәр иде, - диде Усад авыл җирлеге башлыгы Андриян Тябин. - Шушы ике катлы йортларда яшәүчеләр үз вакытында бу сарайлардан йорт кирәк-ярагын саклау урыны буларак файдаландылар. Әмма еллар узу белән аларның кирәге калмады һәм корылмалар җимерелә башлады. Хәзер алар тирә-юньне ямьсезләп кенә калмыйлар, ә бәлки кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч та тудыралар. Шулай ук авылны төзекләндерүгә дә комачаулыйлар. Әлеге мәсьәләне тирәнтен өйрәнә башлагач, корылмалар биләп торган җиргә милек хокукының рәсми рәвештә берәүгә дә теркәлмәве ачыкланды. Димәк, алар - муниципаль җирләр. Әмма без аларны кайчан телибез, шунда сүтеп ташлый алмыйбыз. Закон таләпләре нигезендә эш итү өчен һәркемнең фикерен белергә кирәк. Кемгәдер ул сарайның бөтенләй кирәге юк һәм ул сүтүгә риза. Ә кайберәүләрнең исә җирне хосусыйлаштырасы һәм, киләчәктә келәт итеп файдалану өчен, корылманы ремонтлыйсы килә.

Халык җыенында әлеге мәсьәләне озаклап һәм җентекләп тикшергәннән соң, кешеләргә уйларга вакыт бирергә, дигән карар кабул ителде. Сарайлар 30 нчы августка кадәр тәртипкә китерелеп, әйләнә-тирәсенә койма тотылмаса, сентябрь башында алар сүтеләчәк. Киләчәктә әлеге урында күп квартиралы йорт салу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев